«Кар бабай» ясыйбыз
Без һәр елны әти белән бергә «Кар бабай» ясыйбыз.
Без һәр елны әти белән бергә «Кар бабай» ясыйбыз. Аны ясаганда җепшек карга тезләнеп, зур шарлар әвәлибез. Безгә бик күңелле була. Әмма шар әвәләгәндә киемнәребез, бияләйләребез юешләнеп бетә. Әти безгә әвәләп өелгән шарларны көрәк белән матурларга, кырып, сын рәвешенә китерергә өйрәтә. Без, «Кар бабай»ны ясап бетергәч, туңып бетсәк тә, фотога төшеп калырга тырышабыз. Чөнки без өйгә кереп киткәч, икенче тапкыр урамга чыкканда аны инде ватып бетергән булалар. Әмма без күңелне төшермибез. Чөнки кабат җепшек көн булгач яңа «Кар бабай» ясаячакбыз!
Таңсылу белән Айсылу Гыйләҗевалар, Казан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев