Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Каникулым тиешенчә узды

Әле кичә генә каникулга чыккан кебек идек, инде бүген сентябрь уртасы да килеп җиткән. Безгә инде тырышып укырга гына кала.

Бөтен бала да каникулны үзенчә үткәрә. Миңа әни: "Беркайчан да планнарыңны алдан корып куйма, син дигәнчә генә була алмый ул"- дип әйтә. Мин аның белән килешәм дә, килешмим дә.

Килешәм, чөнки уйламаган хәлләр, уйламаган эшләр чыгып тора. Килешмим дә, чөнки алдан планлаштырсам, мин аны ничек тә үтәргә тырышам. 

Җәйнең беренче ае — иң рәхәт айларның берсе. Сабан туйлары башлана. Бу җәйне мин бик күп җирдәге Сабан туйларында катнаштым. Уку турында да онытмадым, безнең укытучыбыз биргән әсәрләрне укыдым, матур язу дәфтәре башлап яздым. Соңыннан миңа якын булган туганнар белән дә бик еш очрашулар оештырдык.

Җәйне мин телефонда утырмаска тырыштым. Икенче аемда минем әни Болгарда конкурста катнашып, беренче урын яулап кайтты. Шуннан ул анда беренче урын алганга, аны Санкт-Петербург шәһәренә финалда катнашырга чакырдылар, мин әнием өчен бик шат, аның белән һәрвакыт горурланам. Тиздән Мәскәү шәһәренә барачак. 

28нче июль көнне әтинең туган көнен үткәрдек. Абыем Беларуссиянең Минск шәһәренә барып кайтты, аның өчен дә мин бик шат. 

Август аенда мин каникулның актык ае дип вакытымны бик кызыклы үткәрергә тырыштым. Казанга барып, туганнар белән бергә төрле истәлекле урыннарда булдым, Казансу елгасында су коендым...

Әле кичә генә каникулга чыккан кебек идек, инде бүген сентябрь уртасы да килеп җиткән. Безгә инде тырышып укырга гына кала.

Кәримуллин Әмир — Күгәрчен урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев