Каникулда мәчеткә укырга йөрдем
Ялларны авылда дәү әни белән дәү әти янында Яшел Үзән районы Урысбага авылында үткәрәм.
Җәйге каникул көннәрен түземсезлек белән көтеп алам. Ялларны авылда дәү әни белән дәү әти янында Яшел Үзән районы Урысбага авылында үткәрәм.
Быел беренче тапкыр туганнарым белән авылдагы мәчеттә дини укуларга да йөрдек. Ике атна эчендә Корән сүрәләре ятлап, дини вәгазьләр тыңладык. Укуларга 40 лап бала йөрде. Үземә яңа дуслар да таптым. Бер авылга ял итәргә каникулга кайтсак та күбесе белән таныш та түгел идем. Мәчет безне дуслаштырды.
Намаз уку, азан әйтү буенча да дәресләр булды. Шулай ук, тәнәфес вакытларында төрле өстәл уеннары уйнап, саф һавада йөреп вакыт узганы сизелми дә. Өйлә намазы җитү белән, барыбыз да бер сафка тезелеп намаз укып таралышабыз. Ә икенче көнне яңадан җыелып сабак алабыз.
Ике атна узды да китте. Укуларның соңгы көнендә Яшел Үзән районы мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин үзе килеп, безнең алган белемнәребезне тикшерде. Һәрберебез чыгыш ясап, өйрәнгән догаларыбызны яттан сөйләдек.
Бәйрәм чәй өстәлендә дәвам итте. Учакта пешерелгән пылау — бәйрәмебезнең бизәге иде. Тәмле ризыклардан авыз иткәч, укытучы-озтазларыбыз безгә бүләкләр дә тапшырды. Мондый укулар безгә бик ошады. Киләсе елда да үткәрелсә, бик теләп йөрер идем!
Кәрим Мөхетдинов, Казан шәһәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев