Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Каникулда – Казанда

Казан – бик матур шәһәр. Туганнарым шунда торганга, мин анда бик еш барам. Барган саен төрледән-төрле үзгәрешләр күреп сокланып кайтам.

Минем язгы каникулларым бик кызыклы  үтте. Мин Казан шәһәренә үземнең туганнарыма кунакка бардым. Алар минем өчен төрле-төрле кызыклы чаралар оештырдылар. 

Туганнарым белән рәхәтләнеп ял иттем. Беркөнне кинога бардык, без караган фильмның исеме “Кукуруз кырыннан кояшка таба” иде. Без аны аеруча дулкынлану белән карадык. Ул – очучы, Россия Герое Дамир Юсупов турында. Аның ничек итеп самолеттагы пассажирларны, экипажны коткарып калуы миндә бик көчле тәэсир калдырды. Үзебезнең татар кешесе белән чын күңелдән горурландым.

Казан – бик матур шәһәр. Туганнарым шунда торганга, мин анда бик еш барам. Барган саен төрледән-төрле үзгәрешләр күреп сокланып кайтам. Яшә, Казан, яшә, башкалам!

Минем тормышым бик кызыклы, ә берәр кая барсам, тагын да кызыклырак була.             

Кәримуллин Әмир – Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев