Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Каникулда “Байтик“ лагерында булдым

Бу язгы каникуллар бик тиз, ләкин бик күңелле үтте. Беренче көнне үк без дустым Лилия белән “Байтик“ лагерена киттек.

Бу язгы каникуллар бик тиз, ләкин бик күңелле үтте. Беренче көнне үк без дустым Лилия белән “Байтик“ лагерена киттек. Лагерьда көнебез расписание буенча тыгыз төзелгән иде.  Анда безне график дизайн серләренә төшендерделәр,  төрле проектлар ясарга өйрәттеләр. Һәр көн саен мин яңа нәрсәләр өйрәндем. Пешекче апалар  тәмле ризыклар белән сыйладылар. Балалар да бик ягымлы һәм яхшы күңеллеләр  иде.  Безнең бүлмәбез дә иң яхшыларның берсе булып чыкты. Көн саен  нәрсәдер эшләп, кызыклы уеннар, ыгы-зыгылы тормышта кайнап, барыбыз да арып йокларга ята идек. Ә иң ошаган өлеше ул - шәм янында үткән көнебез турында сөйләп чыгу, үткән көнгә нәтиҗә ясау.  

Соңгы көннәрдә без үзебезнең проектларыбызны якладык. Шулай итеп, безнең проект икенче урынга лаек булды. Соңгы көндә безнең үзенчәлекле төн булды. Без кызлар белән иң беренче булып  бөтен малайларның битләрен буяп чыктык, макияж аларга ошагандыр дип өметләнәбез. Шулай итеп, атна узып та китте. Бу вакыт эчендә мин үземә күп дуслар таптым. Киләсе очрашуларга кадәр дип саубуллашып кайтыр юлга да кузгалдык. Бер атна гына күргән, танышкан дуслар белән елашып аерылыштык. Бу лагерь минем өчен бик файдалы һәм кызыклы булды.

Фәрзикәева Дилбәр – Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев