Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Камилә Вәлиева: «Җәем бик күңелле һәм файдалы узып бара!»

Калган вакытны да шулай ук продуктив үткәрәсем килә!

Июньдә имтиханнарны уңышлы тапшырып, туганым Динә белән Ульяновскта яшәүче Алма Апаларга кузгалдык. Анда без аттракционнарда булдык, бассейнда йөздек, дусларыбыз белән паркта йөрдек, Федераль сабантуйга багышлаган концертта булдык, шашлыклар пешереп ашадык һәм, гомумән, вакытыбызны бик кызыклы үткәрдек.

Аннары мин «Алтын каләм» XXVII Республика, балалар, яшүсмерләр матбугаты фестиваленә бардым. «Мин Россияне төзим» проектында җиңү яуладым һәм  7000 мең сум премия белән бүләкләндем. 6нчы июльдә аттестат алдык, шул ук көнне кабат туганым Динә белән 3 көнгә Казанга киттек. Көндез бассейнда коенып, тәмлүшкәләр ашап, вакытыбызны кызыклы үткәрдек, ә кич инде матур, гүзәл Казанбыз буенча самокатларда йөрдек.

Җәем бик күңелле һәм файдалы узып бара! Калган вакытны да шулай ук продуктив үткәрәсем килә!


Камилә Вәлиева, Апас районы, Каратун мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X