Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Камал театрында чыгыш ясадык

Казанда үткәрелгән “Мәңгелек шигърият” исемле Габдулла Тукай шигырьләрен сәхнәләштерү һәм сәнгатьле уку бәйгесендә 1 урын алып кайттык.

Без, 4нче В сыйныфы укучылары, 54 нче гимназия бзасында эшләп килүче “Замана” театр түгәрәгенә йөрибез. Әлеге түгәрәктә без сәхнә теленә, эмоцияләр белән идарә итәргә, төрле хәлләрдә үз-үзебезне  тотарга өйрәнәбез, ә иң мөһиме туган телебезнең бар нечкәлекләренә төшенәбез.

 

Зөлхәбирә Абдулхаевна җитәкчелегендә төрле дөньякүләм, республика конкурсларында бик теләп катнашабыз. Әле күптән түгел 15нче апрельдә Казанда үткәрелгән “Мәңгелек шигърият” исемле Габдулла Тукай шигырьләрен сәхнәләштерү һәм сәнгатьле уку бәйгесендә 1 урынны алып кайттык.

 

Без Шәрык клубы сәхнәсендә бөек шагыйребез Г.Тукайның “Кәҗә белән сарык” әкиятен уйнадык, үзебезне чып-чын артистлар итеп тойдык. Яраткан театр артистым Фәнис Җиһанша дипломны үз куллары белән тапшырды.

 

Бәйгедән соң лаеклы бүләгебезне Шәрык клубы интерактив мультимедиа комплексы буенча бушлай экскурсиягә юл тоттык. Ниләр генә күрмәдек без анда! Һәрбер артист турында тулы мәгълүматны тиз арада таба торган интерактив такта, мультимедияле гримерка, төрле матур персонаж киемнәре... Кыскасы, без рухи яктан баеп, 1нче урыныбызга куанып, киләчәккә яңа планнар корып, канатланып кайттык...

Миннеханова Зәлинә, 54нче гимназия, 4В сыйныфы укучысы

  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев