Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Камал артистлары мәктәбебездә мастер-класс үткәрде

29нчы гимназиядә Галиәсгар Камал театры артистлары Ришат Әхмәдуллин һәм Ләйсән Гатауллина белән кызыклы очрашу булды.

Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры һәр елны шәһәребезгә гастрольләргә килә. Шәһәр халкы яраткан театрыбызны көтеп ала, билетлар алдан сатылып бетә. Быел да һәр спектакльләр аншлаг белән үтте. 
Театр артистлары мәктәпләргә очрашуга чыгалар. Безнең 29нчы гимназиядә дә 14нче февраль көнне Галиәсгар Камал театры артистлары Ришат Әхмәдуллин һәм Ләйсән Гатауллина белән кызыклы очрашу булды. Ләйсән Гатауллина безнең гимназиядә укыган. Ул укыган вакытта ук, театр түгәрәгенә йөреп, артист һөнәренең серләренә төшенгән булган. Гимназиябезнең театр коллективы берничә ел рәттән республикакүләм "Сәяр" театр фестивалендә призлы урыннар һәм Гран-прига лаек булган иде. Ә Ләйсән Гатауллина "Иң яхшы хатын-кыз ролен башкаручы" буларак грамота алган иде. Ул татар һәм рус телләреннән шәһәр һәм республика олимпиадалары җиңүчесе дә.
Очрашу гадәти булмаган мастер-класс формасында үтте. Ришат Әхмәдуллин сәхнә теле осталыгын өйрәтсә, Ләйсән Гатауллина актерлык серләренә төшендерде. 
Без артистларыбыз белән бергә һәрбер хәрәкәтне рәхәтләнеп кабатлап бардык. Ләйсән апа да, Ришат абый да ничек артист булып китүләре турында мавыктыргыч итеп сөйләделәр. Ләйсән Гатауллина Алабуга педагогия университетының чит телләр факультетына кереп, ике ел укыганнан соң, яңадан имтиханнар биреп, театр юнәлешенә китә. Бүген ул Галиәсгар Камал театрында эшли, төп рольләрне башкара, кинода төшә. 
Кунакларыбыз гимназиябезнең Туфан Миңнуллин музеенда булдылар, бүләкләр тапшырдылар. 
Мондый иҗади очрашулар безгә, сәнгатькә тартылган сәләтле балаларга, бик кирәк. Артистларның үзләре белән очрашу, мастер-класста катнашу, мөмкинлекләрен сынап карау безгә бик ошады, мондый иҗади очрашуларны гимназиябездә дәвам итәчәкбез.
Искәндәрова Әдилә, 29нчы гимназия, 10 нчы сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев