Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Калфакларда - милләт тарихы

«Китапханәчебез Алия апабыз калфак ясарга өйрәтте» дип яза безгә Иштирәк авылыннан Фатыйма Закирова.

Безнең Тукай районы Иштирәк авылында бик матур китапханәбез бар. Без анда бик яратып йөрибез. Белем ачкычы булган китаплар алырга гына түгел, анда язучылар белән очрашулар, әдәби чаралар, китап күргәзмәләре, мастер-класслар һәм башка төрле кызыклы чаралар да үткәрелә.

31нче октябрь көнне без гадәттәгечә китапханәбездә җыелдык. Анда китапханәчебез Алия апа калфак ясарга өйрәтте.

Калфак ул - татар хатын-кызларның милли баш киеме. Кичләр утырып кызлар серләшә-серләшә аңа матур бизәкләр төшергәннәр. Шушы матур калфакларны алар бәйрәмнәргә, кунакларга киеп барганнар. Без дә милли гореф-гадәтләрне искә төшереп, матур-матур калфаклар ясадык, аларны төрле төстәге сәйләннәр белән бизәдек. Алар күз явын алырдай матур килеп чыктылар!

Милли киемнәребезне истә тотып, аны киләчәк буыннарга җиткерү – безнең бурычыбыз!

Фатыйма Закирова, 11 яшь.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев