Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Калфак тегү серләренә өйрәндем

Мәктәбебездә үткәрелгән кичәләрдә, бәйгеләрдә бу калфакны горурланып киячәкмен.

Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан Әгерҗе үзәк китапханәсе каршында эшләүче «Ак калфак» оешмасы чираттагы остаханәсен безнең авылда оештырды. Безгә калфак тегү буенча мастер-класс уздырылды.

Калфак — бик үзенчәлекле һәм татар халкы өчен генә хас булган хатын-кыз баш киеме. Әлеге күркәм чарада калфакларның төрлелеген, аларның барлыкка килү тарихын белдек. Шәйхетдинова Миләүшә Рәшит кызы һәм Муллахметова Наилә Наил кызы калфак теккәндә кулланыла торган тукымалар һәм җепләр, бизәкләр турында тәфсилләп сөйләделәр.

Менә безнең нәни кулларыбыз эшкә тотынды. Өстәлдә ниләр генә юк иде: төрле төстәге тукымалар, матур бизәкләр, эреле-ваклы сәйләннәр, энәләр, җепләр. Аларны аласың да, иптәш кызлар белән сөйләшә-сөйләшә калфак тегә башлыйсың. Күңел җылысы кушып, үз кулларың белән теккән калфак бик кадерле була икән! Мәктәбебездә үткәрелгән кичәләрдә, бәйгеләрдә бу калфакны горурланып киячәкмен. 

Мастер-класстан соң Әгерҗе районы «Күңел чишмәләре» әдәби-иҗат берләшмәсе язучылары белән очрашу узды. Әгерҗе шәһәре, район һәм авылыбыз каләм осталары: Чулпан Нурмөхәммәтова, Наилә Харисова, Рушания Байтимерова, Фәридә Айдарова, Әлфирә Низамова иҗатлары белән якыннан таныштык. Берләшмәнең яшь каләм осталары сафына өч кешене кабул иттеләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Шуларның икесе – 4нче сыйныф укучысы Фәзлиәхмәтова Алия һәм мин – 6нчы сыйныф укучысы Хәмидуллина Элиза. Бу көн минем хәтер сандыгында әле бик озак сакланыр.

Хәмидуллина Элиза, Әгерҗе районы Исәнбай авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев