Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Каләм әһелләре бездә кунакта!

Гали Акыш исемендәге 84нче лицейга Ләбиб Лерон, Рафаил Газизов, Мөхәммәт Мирза, Айзирә Имамова кунакка килде.

Чаллы шәһәре мәктәпләрендә әдәбият көннәре узды. Шул уңай белән Гали Акыш исемендәге 84нче лицейга татар дөньясын соклангыч иҗатлары белән бизәп яшәүче язучыларыбыз Ләбиб Лерон, Рафаил Газизов, Мөхәммәт Мирза, Айзирә Имамова килгән иде. Актлар залында шигъри тәлгәшләр белән үрелеп барган бүгенге кичә һәр укучы күңелендә озак сакланыр. Искиткеч җылы вә бай эчтәлекле, ихлас очрашу булды.

Икенче өлештә шагыйрьләребез сыйныфларга таралдылар. 11нче, 9нчы чыгарылыш сыйныф укучылары белән узган әдәбият дәресендә татар телебезнең һәр җирдә кирәкле тел булуы, туган җиребезнең матурлыгы турында сөйләнде, киләчәккә киңәшләр бирелде. Лицейга килгән һәр кунакның безгә тагын киләсе килеп китә. Аның сәбәбе бик гади.
Каләм әһелләрен, әдәбиятны кадерли, олылый беләләр шул безнең лицейда!!!

Хөсәенова Диләрә, 7А сыйныф укучысы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Без татар теле иң яхшы, гүзәл! Безнең татар әдәбияты - дөньяви!