«Каенкай» түгәрәгенә яратып йөрибез
Җитәкчебез Илһамия апа белән без, 16 укучы, шушы ике ай эчендә төрле конкурсларда, акцияләрдә катнаштык.
Исәнме, хөрмәтле «Көмеш кыңгырау» газетасы! Сезгә Балык Бистәсе районы Югары Тегермәнлек мәктәбе «Каенкай» түгәрәгендә башкарыла торган эшләребезне язарга булдык.
Җитәкчебез Илһамия апа белән без, 16 укучы, шушы ике ай эчендә төрле конкурсларда, акцияләрдә катнаштык. Үзебезнең мәктәп яны тәҗрибә участогына 200 дән артык үсенте утырттык. Үсентеләр биргән өчен «Кызыл Йолдыз» урманчылыгына рәхмәтебезне җиткерәбез. Бу эштә барлык мәктәп укучылары, укытучылары, хезмәткәрләре, хәтта авылдагы янгын сүндерүчеләр оешмасы һәм әти-әниләр катнашты.
Үзебезнең «Каенкай» шәҗәрәсен ясап куйдык. Такта өлгесенә табигать бизәкләре төшерү, урман җәнлекләре ясау күңелебезгә бик якын булды, яратып башкардык. Урман кышын ял итә, шуның өчен умарталык белән шөгыльләнә башладык. Әкренләп кәрәзләр эшли башладык. Түгәрәккә бик яратып йөрибез.
«Каенкай» түгәрәгенә йөрүче Хатимова Камилә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев