Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Кабат «Беренче адымнар»да

Быел «Беренче адымнар» бәйгесенең гала-концерты 10нчы февральдә уздырылды.

Мин сәнгатьле сөйләм буенча төрле бәйгеләрдә катнашырга яратам. Аеруча Чаллы шәһәрендә уздырылучы республикакүләм «Бәхет йолдызы», «Беренче адымнар»да ел саен катнашып, җиңүче булам. 

Быел «Беренче адымнар» бәйгесенең гала-концерты 10нчы февральдә уздырылды. Без анда гаиләбез белән бергә җыелып бардык. Чарада искиткеч матур җырлар, биюләр карадык. Ләкин миңа иң ошаганы Гран-при ияләре, Алабуга шәһәреннән физик мөмкинлекләре чикләнгән Павел һәм Александр Ищуклар булды. Аларның «На часах ноль-ноль» җырын башкарулары күңелемә үтеп керде. Малайларның берсе коляскада гына утыра. Ләкин аның тавышы, йөзе, хәрәкәтләре чын артистларча иде. Алар бу исемгә чынлап та лаек иделәр.

Ә мин үзем 3нче дәрәҗә лауреат булдым һәм диплом, статуэтка белән бүләкләндем. Әлеге бәйгедә мине катнаштыру өчен көчләрен куйган укытучы апаларыма, үземнең гаиләмә чиксез рәхмәтләремне җиткерәм.

Шакирова Илзия, Актаныш Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның
1нче В сыйныфы укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев