Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

IX Халыкара олимпиада тәэсирләре

Безнең район автобусы 17 апрель көнне сәгать уникегә Казанга килеп җитте.

Без ДУ (Универсиада авылына) урнаштык.  Ул корпуста теркәлүнең читенлекәйләре, чиратыңны көтеп басып тора-тора пешеп, арып-талып бетәсең. Бүлмәгә урнашкач, ару-талу кимеде, ашадык, ял иттек. Аннары төркемнәргә бүленеп, автобусларга утырдык та, К. Тинчурин исемендәге театр бинасына киттек. Анда Татарстанның халык артисткасы Исламия Мәхмүтованың «Син бит минем бергенәм» (6+) спектакле күрсәтелде. Мин еладым... Бик кызганыч урыны бар иде, мин тагын яшьләремне чыгарасы идем, залда тик-ток музыкасы ишетелде дә, мин спектакль беткәнче көлеп, елмаеп утырдым.

2 КӨН
Бу көнне инде олимпиаданың теоретик биремнәрен эшләдек.
Шуннан соң «Авторучка» татар балалар киносын карадык. Ул - татарча мәктәп үзе генә ясаган бердәнбер фильм, аны Казанның 180 нче полилингваль мәктәбе төшергән. Миңа ул әз генә булса да ошады. 4 көн буена кич белән без өчәр сәгать кенә йокладык. Сез нишләдегез дип сорарсыз.  Безнең бүлмәдәге 4 Әлмәт кызы белән уеннар уйнап, олимпиадага әзерләндек. Менә шулайрак үтте ул 4 көн.

Гомумән,  сәяхәтебез күңелле булды. Бик тиз узып китте бу көннәр!

Әмир Фәрхуллин, Мамадыш районы, Кече Кирмән мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев