Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Иван-чәйне беренче тапкыр күрдем

Җәйге каникул – иң озын яллар, дибез. Сизелми дә бер ае узып та китте.

Һәр көнен файдалы, кызыклы, онытылмаслык итәсе иде. Бүген әти белән болынга барып Иван-чәй җыеп кайттык. Мин аны беренче тапкыр күрәм. Чәчәге матур куе алсу төстә икән. Яфраклары еш урнашкан озынча. Бу файдалы үлән бер метр чамасы үсә икән. Бәлкем, җәй яңгырлы килгәнгәдер. Туфрак дымлы, кояш та вакытында елмая. Нәкъ шигырьдәгечә!!!

Сүз башым чәй үләне иде...

Иван-чәйнең (Кипрей) яфрагын сабагыннан арындырып, иттарткычтан үткәрдек. Аннары соң пресс астында 16 сәгать тоттык. Шуннан соң, духовканың ишеген бераз ачык калдырып киптердек. Тәмле, хуш ис бөтен өйне алды. Шифалы чәй барыбызга да ошады.

Таңсылу Ганиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев