Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Юллар ялгышуларны гафу итми

Әгәр бер-беребезгә игътибарлы булсак, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәсәк, юлларда фаҗигаләр булмас.

Кешенең бөтен гомере юл белән бәйле. Сау-сәламәт кеше гел юлда, гел хәрәкәттә. Каядыр бара, каяндыр кайта. Юлларда йөрү бездән юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәүне, шулай ук уяулык, игътибарлылык сорый. Чөнки юллар ялгышуларны гафу итми.

Безнең мәктәбебездә юл йөрү кагыйдәләрен аңлатуга, аларны үтәүгә зур игътибар ителә.

18нче сентябрьдән алып 22сенә кадәр Юл йөрү куркынычсызлыгы  атналыгы игълан ителде. Мәктәбебездә 4 сыйныф укучыларыннан төзелгән ЮИД отряды Җәяүлеләр иле исемле иминлек дәресе үткәрде. Алар балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләре турында сөйләделәр.

Әлеге чарага юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау бүлеге җитәкчесе Мөхәммәтова Ләйсән Рәдиф кызы, юл хәрәкәте иминлеге инспекторы Хисамова Гүзәл Александр кызы да килгән иде.

Ләйсән Рәдиф кызы укучыларга юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклеген анлатты. Кайбер балаларның олы юлларда скутерда, самокаттта йөрүләре турында сөйләде. Бу төр транспортның балалар өчен куркыныч булуына басым ясады. Ләйсән Рәдиф кызы беренче сыйныф укучыларына истәлек бүләкләр бирде, юл йөрү кагыйдәләренә багышланган белешмәлекләр, яктылык кайтаргыч фликерлар таратты.

Гүзәл Александр кызы юлларда булган фаҗигале хәлләр турында мәгълүмат бирде. Фаҗигагә тарыган кешеләр арасында балаларның да булуы бик кызганыч.

Безгә өлкәннәрнең киңәшләрен тотасы гына кала. Әгәр бер-беребезгә игътибарлы булсак, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәсәк, юлларда фаҗигаләр булмас, гомерләр вакытсыз өзелмәс, күз яшьләре түгелмәс иде.

Сафина Зилия, Актаныш районы Богады төп гомуми белем бирү мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев