Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Юбилеең белән, мәктәбем!

Мәктәп! Бу сүз һәркем күңелендә тирән, дулкынландыргыч һәм онытылмаслык истәлекләр калдыра.

Мәктәп! Бу сүз һәркем күңелендә тирән, дулкынландыргыч һәм онытылмаслык истәлекләр калдыра. Балаларга белем һәм тәрбия бирүче шушы җылы учакның районыбызда мәгърифәт нуры таратуы гасырлар белән исәпләнә. Районда гына түгел, республикада танылган, бай тарихы булган күренекле шәхесләр тәрбияләгән Шушмабаш урта мәктәбенә 100 ел! Һәм әлеге мәктәптә, мин, хыялый бер кыз, 8 нче елымны белем һәм тәрбия алам! Бүгенге көндә мине олы тормыш юлына әзерләүче яраткан мәктәбемне тагын бер тапкыр юбилее белән котлыйм!!! Ә юбилей бәйрәме, чыннан да, бик зурдан иде. Кичә туган көн тортының шәменә өрүдән башланып китте.

Мәктәпне юбилее белән котлап аны төрле елларда тәмамлаган чыгарылыш класс укучылары, кунаклар, күренекле шәхесләр жыелды. Очрашу мәктәбебезнең хәтере, кинәшчесе булган «Тарих йомгакларын сүткәндә...» исемле китабын тәкъдир итү аша алып барылды.

Бу китапта мәктәбебезнең тарихы, үткәне, казанышлары яктыртылды. 1923 елдан башлап Шушмабаш урта мәктәбендә 8 директор эшли. Һәр җитәкче мәктәпне үстерүдә, яңартуда зур көч куя. 2009 елдан мәктәбебезне максатчан, яналыкка омтылучы, креатив житәкче Шаймарданова Рәзилә Габделнуровна җитәкли. Авылыбызның данлыклы тарихы, күренекле, бөек, мактаулы исемнәр алган мөхтәрәм кешеләре бихисап. Аларның һәрберсе — зур тарихлы Шушмабаш мәктәбен тәмамлаган шәхесләр. Бездә атаклы, танылган врачлар да, югары дәрәҗәләрдә эшләүче олпат җитәкчеләр, фән эшлеклеләре, оста эшмәкәрләр, хәрби хезмәткәрләр, халык мәхәббәтен яулаган артистлар, телевидение хезмэткэрлэре, авыл хужалыгы хезмәткәрләре, жырчылар бар! Без сезнең белән чын күңелдән горурланабыз! Мәктәбемнең тарих китабына керә алырга минем дә бөтен мөмкинлекләрем бар бит!

Мәктәпнең 150 еллыгын билгеләп үткәндә, тарих йомгакларын сүткәндә, 2027 елгы чыгарылыш класс укучысы Самигуллина Иркә дәрәҗәле шәхес булып, мәктәбенә һәм укытучыларына искиткеч буләк ясады дип , һәр укытучыма берәр планшет белән роза чәчәкләре бәйләмнәре буләк итә алсаң, нинди шәп булыр иде. Эх! Ә нишләп шулай булмаска ди? 

Мәктәбемдә миңа профессиональ педагоглар, көчле укытучылар белем һәм тәрбия бирә бит. Һичшиксез, шулай булачак, чөнки минем мәктәбем Россиянең 100 иң яхшы мәктәбе исемлегенә керде! Шулай ук, быел, мәктәбем олимпиадалар һәм БДИ нәтиҗәләре буенча республикабызнын «топ 10 мәктәпләре» исемлегенә кергән! Димәк , мин республикабызнын гына түгел, хәтта илебезнең иң яхшы мәктәпләренең берсендә укыйм! 

Иркә Сәмигуллина, Шушмабаш мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев