Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Иштирәк авылы китапханәсендә «беренче театр» уйналды

Иштирәк авылы китапханәсендә түгәрәкләргә йөрүче балалар тарафыннан, Абдулла Алишның «Куян кызы» әкияте сәхнәләштерелде.

«Беренче театр»
Иштирәк авыл китапханәсе 1953 елда барлыкка килгән. Ул вакытта ул кечкенә генә бүлмәдән башланган. Беренче китапханәчесе Марданшина Гаян апа, әле ул вакытта чират торып укыла торган заманда, үзенең эшен матур гына башлаган. Соңыннан Зарипова Хәдичә апа, Муртазина Рәшидә апа, Валиахметова Флүзә апалар. Китапханәчеләр алышынган, китапханәнең дә яше үскән. 2023 елда ул үзенең 70 яшен билгеләп үтәчәк. Китапханәчеләр авыл тормышында, мәдәният үзәгендә бик актив катнашалар. Мәдәният йортында үткән спектаклләрдә төп рольләр башкарсалар да, китапханәнең үзендә спектакль куелганы юк иде әле. Быел, безнең җитәкчеләребез, яңалык итеп шушы конкурсны керттеләр. Ниһаять, 15 нче октябрь көнне, Иштирәк 
авылы китапханәсендә дә «беренче театр» булды.

Китапханәгә түгәрәкләргә йөрүче балалар тарафыннан, Абдулла Алишның «Куян кызы» әкияте сәхнәләштерелде. Китапханәнең уку залы, артист-балалар ярдәмендә әкият сәхнәсенә әверелде. Сәхнә темага туры китереп, матур декорацияләр белән 
бизәлде. Музыкаль композиция ярдәмендә сихри атмосфера барлыкка килде, спектакль башланды... Куяннар гаиләсендә шатлык! Ана куян балаларына 
итекләр бүләк итте. Автор-алып баручы күренешләргә юнәлеш биреп барды. Ә балалар исә тын да алмыйча әкият карады.  Абдулла Алиш,  әкияте аша, балаларны табигать, тормыш-көнкүреш шартлары белән таныштыра, аларны төрле матур гадәтләргә, хезмәткә өйрәтә, олыларны ихтирам итү, гаделлек, батырлык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияли. Һәрбер бала, артист буларак үз эшенә җаваплылык белән 
карады. Рольләрен башыннан алып ахырына кадәр бик төгәл башкардылар. Спектакльдә уйнаучылар Мостафина Зарина, Закирова Фатима, Һадеев Солтан, Закиров Шамиль, Туктаров Рамазан, Вәлиев Ислам, Турдиева Әминә, Мансуров Тимур, Артемьева Ульяна, Исмагилова Мәликә, Туктаров Аяз, Әльмиев Камиль үз рольләрен бик оста һәм яратып уйнадылар. Театр балаларны сихри дөньяга алып керә, аларның сәләтен ачарга ярдәм итә, иҗади фикерләү сәләтен, сөйләм телен үстерә, актерлык 
осталыгына өйрәтә, эстетик һэм әхлакый тәрбия бирә. Алдагы көннәрдә дә без бу балаларга иҗади уңышлар теләп калабыз, сәхнәдә соңгы рольләре булмавына ышанып калабыз! 


Иштирәк авыл китапханәсе мөдире Закирова Алия Мансур кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев