Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Истәлекле вакыйга

«Факил Сафин әсәрләрен сәнгатьле сөйләү» бәйгесендә катнашып җиңгәч, мин үземдә шигырь язу теләге уянуын сиздем» дип язган Ризатдинов Камил.

Күптән түгел, гыйнвар аенда, 55нче гомуми белем бирү мәктәбендә, Чаллыда яшәп иҗат итүче язучы, шагыйрь Факил абый Сафинның иҗатына багышланган фәнни-гамәли конференция булып узды. Шушы матур, эчтәлекле конференциянең «Факил Сафин әсәрләрен сәнгатьле сөйләү» бәйгесендә «Әтием гармун уйный» шигырен яттан сөйләп, призлы урын яуладым.

Конференциягә әзерләнгәндә мин Факил абыйның балалар өчен язган бик күп шигырен укыдым. Конференциядә дә аның шигырьләре яңгырады. Һәр укучы үзенең ятлаган шигырен сәнгатьле итеп сөйләргә тырышты. Факил абыйга да укучыларның чыгышлары ошады, ул аларга мактау сүзләрен кызганмады, грамоталар тапшырды. Танылган язучы,
шагыйрьнең үз кулыннан грамота алу үзе бер горурлык, истәлекле вакыйга
булды минем өчен.

Бәйгедән мин күтәренке күңел белән кайттым һәм үземдә шигырь язу теләге уянуын сиздем. Күңелемдә туган беренче шигыремне сезнең белән уртаклашырга телим.

Күңелле кыш

Сагынып көткән кыш җитте,
Җиргә йомшак кар төште...
Җыйнаулашып балалар,
Кулга алып чаналар,
Текә тауга баралар.
Тауда шуып туйгач та,
Тәгәрәшеп, көлешеп,
Берсен-берсе этешеп,
Карда уйнап алалар.
Сагынып көткән кыш җитте,
Җиргә йомшак кар төште...

Ризатдинов Камил, Чаллы шәһәре, 14 нче гимназия, 6 А сыйныфы укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев