Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Искиткеч театр

Актаныштан Шакиров Лимар каникулда гаиләләр белән театрга спектакль карарга барулары турында язып җибәргән.

Менә безнең сагынып көтеп алган кышкы каникул да узып китте. Ни өчен сагынып диярсез! Чөнки бөтен гаиләбез белән ял итәргә, кунакка йөрергә, чана шуарга, чаңгыда йөрергә яратабыз.
Ә бу елгы каникул миңа аеруча нык ошады. Без Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрына Туфан Миңнуллинның “Авыл эте Акбай” спектаклен карарга бардык. Кечкенә сеңлем Илзия әлеге театрда уздырылган “Ак калфак” фестивалендә катнашып, ике чакыру билеты белән бүләкләнгән иде. Тышта зәмһәрир суыклар булуына карамастан, җыйнаулашып Актаныштан  Чаллы шәһәренә киттек.
Безне бик матур каршы алдылар. Өсләребезне салгач, театр бинасы белән танышып йөрдек. Аның матурлыгына хәйран калырлык! Яңа ел бәйрәменә бик матур фотозона эшләнгән, зур гына чыршы да бизәп куелган иде. Истәлеккә фотолар да ясарга өлгердек.
Менә спектакль башланды. Артистлар искиткеч оста итеп уйныйлар! Үзем карыйм, үзем уйлыйм: чыннан да, безнең урамда да хуҗаларына кирәк булмаган этләр һәм песиләр бик күп бит. Тышта бик салкын. Аларга бик авыр: үзләре ач, өшиләр икән. Хуҗаларына ачулы булсалар да, араларында йомшак күңеллеләре дә бар.
Авылдан шәһәргә рәхәт тормыш эзләп килгән Тәмлетамакка да ачуым чыкты. Үзенә иптәш итеп ияртеп килгән, бер ишегалдында яшәгән Акбайны бик җиңел генә ташлап китеп, дуслыклары турында онытты. Авыр чакта ярдәм кулы сузган дусларны шулай оныталар димени!
Спектакль ахырында барлык шәһәр этләре авылга Акбай янына кунакка кайттылар. Тәмлетамакны да гафу иттеләр.
Иң ахырда Кыш бабай балаларны Яңа ел белән котлады.
Театрдан  алган тәэсирләр мине өйгә кадәр озата кайтты һәм бик озак ташлап китмәде. Безгә шундый матур спектакль бүләк иткән Чаллы театры артистларына, сеңлем Илзиягә, безне һәрвакыт төрле яклап үстерергә омтылучы әти-әниемә бик зур рәхмәт.
Шакиров Лимар, Актаныш сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның 4нче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Әфәрин, Лимар! Бик акыллы егет икәнсең. Нинди матур мәкалә дә язгансың, рәхәтләнеп, елмая-елмая, соклана-соклана укыдым! Зур үс, бәхетле бул!

    2
    X