Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Искиткеч концерт

Гадәти кышкы кичне бәйрәмгә әверелдерүче тылсымчылар — Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар!

Февраль аеның буранлы киче...

Күңелдә сандугачлар сайрый, барлык дөнья мәшәкатьләре онытыла...

Әйе, әйе! Гадәти кышкы кичне бәйрәмгә әверелдерүче тылсымчылар — Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар!

Ихлас моңнарына һәм шигъри дөньяга бөтереп алып керүче бу артистларыбыз концертында чыгыш ясап, тамашачылар арасына шигъри күпер салу — минем өчен зур бәхет һәм дәрәҗә иде.

8нче февраль көнне Түбән Кама халык иҗаты йортында узган концертта үземнең шигъри кумирым белән күрешү, аның белән бер сәхнәдә чыгыш ясауны белгәч, берничә көн «очып йөрдем». Моннан күп еллар элек интернет киңлекләрендә Алмаз Мирзаянов укыган шигырьләргә тап булган идем. Аларны ничә кат тыңлаганымны хәтерләмим, хәтта үземне балга төшкән «бөҗәк» кебек тә хис иттем. Тәмле дә, очып та китеп булмый! Үзем дә сәнгатькә, шигърияткә гашыйк булгангамы, аның һәр сүзе, һәр шигыре мине үзенә җәлеп итте. Кыскасы, шул мизгелдән мин аның иҗаты белән күбрәк кызыксына башладым.

Алмаз Мирзаянов, чыннан да, күпкырлы шәхес: үзе алып баручы,үзе җырчы, үзе нәфис сүз остасы, режиссер, сценарист та. Үзенең моңы, һөнәри осталыгы, харизмасы, тирән мәгънәле шигырьләрне «эченә үтеп кереп», җиренә җиткереп башкару сәләте аша залда утыручы тамашачыларны үзенә әсир итте ул. Зөлфирә апа Мирзаянова белән һәм аерым башкарган җыр-моңнары халык иҗаты йортына гына сыймыйча, тамашачы таралганда, шәһәр урамына да тарала кебек тоелды миңа. Алмаз абыйдагы тәмле тел, шигъри дулкын, көчле юмор, ә Зөлфирә ападагы кабатланмас тавыш, затлылык 4 сәгать буе әсир итеп, концерт тәмамлангач та тамашачы күңеленә уелып калгандыр.

Сайлаган репертуарлары моңлы да, дәртле дә, төрле яшьтәге кешеләрнең күңеленә ниндидер бер бәйрәм рухы салып, өйләргә озатты. Үз чиратымда мин дә Алмаз абыйның җылы теләкләреннән, матур итеп мине тамашачыларга тәкъдим итеп, зурлап озатып калуыннан, зур ышанычыннан әле бүген дә рәхәт хисләр кичереп йөрим.

Киләчәктә дә иҗатлары югары, тамашачылары тугры, ә юллары гел уң булсын! Милләтебезгә хезмәт итүдән тәм табып, халык мәхәббәтен саклап иҗат итүләрен генә теләп калам.

Азалия Кәримова, «Адымнар» мәктәбенең 8 сыйныфы укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев