Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Искиткеч яллар

Бу ялларны без гаиләм белән искиткеч матур җирдә үткәрдек.

Бу ялларны без гаиләм белән искиткеч матур җирдә үткәрдек. Бу Белоус авылындагы зоопарк иде. Килеп җитү белән, мин үземне сихри әкияткә эләккән итеп хис иттем. Андагы матурлык!

Ишектән үк безне зур көрән аю карачкысы каршы алды. Аны Башкортстан урманнарыннан аучылар тоткан аюдан ясаганнар. Аңа карагач, чын аю дип уйлыйсың. Йоннары куе hәм йомшак. Күзләре белән ул нәкъ безгә текәлгән. Ә тешләре шундый үткен, очлы. Күз алдына гына китерегез, урманда җиләк яки гөмбә җыйганда килеп чыкса? Коточкыч! Аның янында шулай ук бүре, төлке, поши сыннарын да күрдек. 

Африка страуслары мине аеруча гаҗәпләндерде. Алар анда дүртәү иделәр. Авырлыклары 120-150 кг. Анда эшләүчеләр сөйләвенчә, алар 30 градуслы суыкны да яхшы кичерәләр, чөнки үз тән температуралары 42 градус. Алар урыннан 70 км/сәг тизлек алырга сәләтле икэн. Алар дустанә, күркәләр белән бергә бик тату өч ел яшиләр икән.

Төн яратучы енот та бик матур иде. Ул башта өендә качып утырды. Караңгыда гына чыгып, безгә матурлыгын күрсәтте. Аны акыллы hәм хәйләкәр диделәр. Аның күршеләре бик йомшак йонлы шиншилла иде. Тотып карарга да рөхсәт иттеләр. Шулай ук будәнә, цесаркалар, тавыклар бу сихри дөньяны тулыландыралар иде.

Мондагы павлиннар да безгә койрыкларын җәеп бөтен матурлыкларын күрсәттеләр. Фазаннар да берничә төрдә иде. Мине алтын фазан шаккаттырды.

Куяннар да монда күптөрле. Шунсы кызык, кайберләре яннарына килгәч, ашый торган савытларын «сыйланыгыз» дигән сыман безгә эттеләр. Куркак булсалар да, кунакчыл икән алар. Шулай ук анда кыргый песиләр дә күрдек. Зоопаркта эшләүчеләр алар балаларны яратмый, тырмый диделәр.

Минем апаема су ташбакалары бик нык ошады. Алар тыныч кына йозә бирделәр.
Елан, сом балыгы да яши бу зоопаркта. Әкәм-төкәм гаиләсе дә безнең игътибарсыз калмады.

Гомумән, барлык хайваннар да шундый каралган,чиста, зоопаркта эшләүче абыйларның аларны нык яратуы гаҗәпләндерә. Алар турында шундый яратып, үз балалары итеп сөйлиләр.

Бу ялларым минем хәтердә бик җылы урын алып калачак. Чөнки хайваннар дөньясы шундый гаҗәеп матур hәм кызыклы.

Хәйруллин Ранель, Чаллы, 2 нче гимназия, 3нче Б сыйныфы укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев