Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Искиткеч әйдаман

Районыбызда “Искиткеч әйдаман” конкурсы үтте. Мин дә анда катнашырга өлгердем.

Ә аннан  бер көн элек, әнием  видео ясарга булышты.  Шулай ук видеода минем дусларым да катнашты.  Аларга бик зур рәхмәт. Ә инде конкурста көндәшләр белән ярыштык. Конкурс 4 турдан торды. Видеороликны яклау, үзең белән таныштыру, педагогик биремне үтәү, уеннарда катнашу. Әз генә дулкынлануым булса да, мин үземне нык тотарга тырыштым. Конкурсның  дүрт турын да уңышлы гына уздым. Иң кызыклысы "Ватык телефон" уены булды. Бу уенда үзеңнән алда торган уенчының аркасына  бер альбом бите куеп рәсем ясыйсың,  ә ул нинди рәсем булуын аңлап, шуны өченче уенчының җилкәсендәге биткә ясарга тиеш, шулай дәвам итә.

Жюри әгъзалары нәтиҗә ясаган арада, без районыбызның мәгариф музеенда да булырга өлгердек.

Иң дулкынландырган минутлар җиңүчеләрне хәбәр итү  булгандыр. Миңа "Иң укымышлы отряд әйдаманы" дигән грамота һәм сертификат тапшырдылар.

Соңыннан без, катнашучылар, татар милли киемнәрен киеп биедек. Мин бу бәйгедә икенче тапкыр катнаштым. Ул бәйге миңа бик ошый. 

Фәрзикаева Дилбәр, Күгәрчен урта мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев