Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

«Йолдызлык» бәхет өләшә

Район этабында «Нәфис сүз» номинациясендә – 1нче, конферанс номинациясендә 2нче дәрәҗә лауреат булу бәхетенә ирештем.

Кем генә «Йолдызлык» фестивале сәхнәсендә чыгыш ясарга, хөрмәтле жюри алдында үзенең сәләтен күрсәтергә теләми икән?..

Әйе, мин дә нәкъ шундый... Быел да «Йолдызлык»ны зур түземсезлек белән көтеп алдым. Район этабында «Нәфис сүз» номинациясендә – 1нче, конферанс номинациясендә 2нче дәрәҗә лауреат булу бәхетенә ирештем.

Зона этабында катнашу өчен, җитәкчем Лилия апа белән чыгышымны әзерләдек. Әлфия апа курчакныкы кебек матур күлмәк текте.

Менә көтеп алган көн килеп җитте. Мөслим мәдәният йорты кырмыска оясыдай гөж килә иде. Кемдер җыр, кемдер бию, кемдер сүзләрен кабатлый. Шулар арасында мин дә бар. Бераз дулкынландым. Ләкин җиңү теләгем бик көчле иде: елмаерга, кыю булырга тырыштым.

Ниһаять, минем чират килеп җитте. Әнием өйрәткәнчә, «Бисмиллам»ны әйтеп, елмаеп, сәхнә уртасына атладым. Бер тапкыр да ялгышмыйча, ике чыгышымны да башкарып чыктым.

Өйгә кайтып җитүгә, нәтиҗә билгеле дә булды. Безне гала-концертка чакырдылар! Шундый шатландым.

Икенче көнне Мөслимгә гала-концертка киттек. Бүләкләнүчеләр арасында, янымда гына, коляскада утыручы бер абый да бар иде. Ул искиткеч матур җырлады.

Безне Рәйлә Мөхәммәтхан кызы бүләкләде. Мин – «Конферанс» номинациясендә 2нче дәрәҗә лауреат! Кулымда бүләкләр – зур колонка, диплом һәм Казан шәһәренә финалга чакыру. Бик-бик бәхетле мин!

Уңышларым өчен җитәкчем Лилия апага, әти-әниемә, укытучыларыма, туганнарыма, классташларыма зур рәхмәт.

Илзия Шакирова, Актаныш, Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат, 1В сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев