Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Йолдызлы көнебез: Тинчурин театры 90 еллыгын ничек билгеләп үтте?

20нче октябрь көнне башкалабызда Кәрим Тинчурин театрының 90 еллыгы уңаеннан мәктәпләр арасында үтүче беренче республикакүләм бәйге-фестиваль узды.

Мин - яшүсмер. Олы юлның тузанын таптап алҗыган апалар-абыйлар, әбиләр-бабайлар минем яшьлегемә карап, ак көнләшү белән көнләшәләрдер. Яшьлек — кеше гомеренең мизгеллек бер җылы язы. 

Әмма минем дә кайвакыт вак-төяк кайгыларымны онытып, үз тормышыма хыянәт итеп, башка кеше булып карыйсым килә иде... Юк, вакыт машинасына утыру варианты шунда ук төшеп калды. Мин театрны сайладым! 

20нче октябрь көнне башкалабызда Кәрим Тинчурин театрының 90 еллыгы уңаеннан мәктәпләр арасында үтүче беренче республикакүләм бәйге-фестиваль узды. Безнең укучылар да әлеге матур вакыйганың шаһитләре булдылар. Мәктәбебезнең «Яшь талантлар» коллективына исә биредә чыгыш ясау мөмкинлеге дә туды. Район тәкъдиме белән катнашып карарга кирәк дигән уртак фикергә килдек тә, эшне башлап җибәрдек. Актуаль, тамашачыларга аңлаешлы, үгет-нәсыйхәт җиткерү максаты төгәл күренгән әсәр эзләгәнгә, якташыбыз Мөнирә Сафинаның иҗатына тукталдык. Аның «Югалган хатлар» әсәрен сәхнәләштердек. Биредә сугыш вакытындагы вакыйгалар сурәтләнә. «Хатлар югалмасыннар, үз җирләренә кире әйләнеп кайтсыннар, әби-бабаларыбызга тыныч тормыш өчен рәхмәтле булып яшик! » - ди автор.

Бердәм булып, тырышып, бар көчебезне куеп эшләү әрәмгә китмәде дигән фикергә килсәк, ялгыш булмас. Ахыргы нәтиҗә безнең өчен җан атучы укытучылар һәм укучыларның күңеленә дә хуш килде. Мөхтәрәм жюри әгъзалары: Зөфәр Харисов, Илфак Хафизов, Зөлфия Вәлиева да канәгәть калдылар. Илфак абый «Гаилә тарихы. Театрның яше юк» бәйгесенең башланып кына китүенә карамастан бик көчле юнәлеш, егәрлек алуы хакында әйтте, сайланган әсәргә яхшы бәя бирде, актуаль темага тукталуыбызны, күңелдә патриотик хисләр кабынуын искәртеп узды.

Җитәкчеләребезгә купшы рәхмәт сүзләре әйтелде. Театрны оештыручы Рузалия апа Рәхмәтуллина белән Алмаз абый Нуруллин бу сүзләргә лаек, алар чын-чынлап үзләреннән зур көч куйдылар. 

Яхшы мөмкинлек тудырган, безгә ышанган һәркемгә олы рәхмәтебезне җиткерәбез!

Азалия Сабитова, Арча, Ашытбаш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев