Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

«Йолдызлар» аллеясы

Арчада яшьләрнең мотивациясен арттыру өчен барлыкка килгән проектларның берсе - ул талантлы укучыларның исемнәрен «Йолдызлар» аллеясендә мәңгеләштерү.

"Һәрбер кешенең дә таланты бар, аны бары тик табып, үстерергә генә кирәк" дияргә яраталар бездә. Ә аны ничек табарга соң? Әлеге сорау күпләрне борчый.

Бары тик кечкенәдән үк төрле-төрле бәйгеләрдә катнашып, үзеңне сынарга  кирәк. Җайлы бит... шулай тоела гына ул. Бар җиргә дә өлгерим, монда да, тегендә дә булыйм дисәң,  бик каты тырышырга туры киләчәк. Әмма мотивация булса, ягъни «моны эшләсәң, шуны бирәбез», дисәләр, эш җайлаша.

Менә монда инде син яшәгән җирлекнең, районның теләге һәм фантазиясе мөһим. Нинди дә булса премияләр, ел ахырында бирелә торган бүләкләр... Яшьләрдә эшләү теләген арттыру ысуллары хәйран, бары тик үзеңнең башны эшләтеп алырга гына кирәк.

Калган районнар белән артык кызыксынмыйм, әмма бездә, Арчада, бу эш хәйран яхшы бара. Яшьләрнең мотивациясен арттыру өчен барлыкка килгән проектларның берсе - ул талантлы укучыларның исемнәрен «Йолдызлар» аллеясендә мәңгеләштерү. Әлеге проект инде 2009 елдан бирле эшләп килә. Һәм шушы дәвердә 30 кеше районыбызның «йолдызлары» дип табылдылар. Ә бүгенне көндә бу шәхесләр чыннан да йолдыз микән? Хәзер алар нәрсә белән шөгыльләнәләр? Районыбызга әйләнеп кайттылармы алар? Шушы сорауларга җавап эзләүне мин бу язмамның максаты һәм бурычы итеп куям.

Иң беренче чиратта «Йолдызлар» аллеясы турында әйтеп китим инде. Әйткәнемчә, ул 2009 елдан бирле эшләп килә. Һәм ел саен төрле-төрле өлкәләрдә, әйтик, җыр, фән олимпиадалары, журналистика, зур җиңүләргә ирешкән укучыларга бирелә.Шунысы да мөһим, йолдызлы исемгә лаеклылар район, республика, бөтенрәсәй һәм халыкара бәйгеләрдә, олимпиадаларда катнашып урыннар яуларга тиеш.  Әлеге проектны уйлап табучы һәм аны эшләтеп җибәрүче Бадриева Рина Ринадовна белән сөйләшеп, аның да фикерен белдек.

 – "Дан аллеясы" сезнең инициатива белән эшләп киткәнен без беләбез. Ә менә шушы проектның  идеясы каян килде сезгә?

– Элек-электән Арча ягы үзенең талантлы кешеләре,  хезмәтчән халкы белән республикабызда дан тоткан. Шуңа күрә бездә шундый актив, тырыш яшьләрнең үсүе бер дә гаҗәп түгел. Районыбыз  хакимияте һәрчак балаларның иҗатына, укуларына аерым игътибар белән карый. Шундый талантлы, актив, бар җирдә дә катнашып йөргән укучыларыбызны барлык Арча белсен өчен, Арча администрациясе каршындагы паркта дан аллеясын ясау теләге уянды. Голливудта  танылган кешеләрнең исемнәре язылган йолдызлар бар бит әле, шуның тибында ясыйсым килде минем. Ләкин анда ул исемле йолдызларны таптап йөриләр, һәм бу бик матур күренеш түгел, дип уйлыйм. Шуңа да ул елларда бездә архитектор булып эшләгән Илдар Салихович әлеге йолдызларны бортикларга урнаштырырга тәкъдим итте. Шулай итеп 2009 елдан башлап әлеге исемле йолдызлар районыбызның паркында барлыкка килделәр. Бүгенгесе көндә дә алар ел саен куелып баралар, Аллаһка Шөкер.

– Әлеге проектка нинди максатлар һәм бурычлар куелган иде? Сезнең фикерегезчә, алар үтәлеп  барамы?

– Дан аллеясын уйлаганда, без түбәндәге максатларны үз алдыбызга куйган идек:

1) талантлы яшьләребезнең хезмәтен тагын бер кат зурлау:

2) аларны барлык Арча халкына таныту;

3) яшьләребезнең мотивацияләрен арттыру.

Бүгенгесе көндә дә алар үтәләме икән, анысын әйтә алмыйм, чөнки хәзерге вакытта бу проектны мин җитәкләмим.

– «Йолдыз»лы укучыларны нинди критерийларга карап сайлыйлар?

– Мин эшләгән чорда «йолдыз»лы дип табылган һәркем кимендә 3 ел районыбызның данын яклап, район, республика, ил күләмендәге һәм халыкара бәйгеләрдә  уңышларга ирешергә тиеш иде.

Ә хәзер, бу язманы укучы дусларым, «йолдыз»лы дип табылган укучылар белән танышырга тәкъдим итәм сезгә. Безнең максат – әлеге укучыларның хәзергесе көндә нәрсә белән шөгыльләнүләрен, аларның кайда яшәүләрен белү.

Шуңа күрә мин иң беренче «йолдыз»лы исеме бирелгән Халиуллина Гөлназ Роберт кызы белән таныштырырга булдым сезне. Гөлназ апаның исеме «йолдыз»лы аллеяда 2009 елда мәңгеләштерелә. Әлеге уңышка ул рус әдәбияты буенча республикакүләм олимпиадада җиңүләре белән, шулай ук халыкара шигырь укучылар бәйгесендә алган урыннары белән ирешә. Мәктәпне тәмамлагач, Гөлназ апа Казанның финанс һәм экономика институна укырга керә. Биредә яхшы гына белем ала һәм соңыннан үзебезнең якка,  Арчага кайтып, оптометрия өлкәсендә шәхси эшмәкәр була ул. Исеме «йолдыз»лы аллеяда мәңгеләштерелгән булса да, үзен йолдыз дип санамый Гөлназ апа, чөнки, аның фикеренчә, әлеге исемгә лаек кешеләр халык арасында танылган булырга тиеш. «Мин гап-гади тормыш алып барам, үз туганнарым арасында гына танылган инде мин» - дип әйтте ул. Ә минем фикеремчә, Гөлназ апа - чып-чын йолдыз. Үзенең туган ягына әйләнеп кайткан, оптометрия өлкәсендә зур уңышларга ирешкән. Шәп бит!

Ә хәзер сезгә Шәкүрова Динә апаны тәкъдим итәм. Ул кечкенә сыйныфлардан ук тырышып укый, фән олимпиадаларында, төрле иҗади бәйгеләрдә җиңүләр яулый. Кыскасы, районыбызның яшьләр тормышында актив катнаша торган кыз булып үсә ул. Шушы тырышлыклары өчен 2010 елда аның исеме дә дан аллеясында урын ала. 11нче сыйныфны тәмамлагач, имтиханнарны әйбәт кенә тапшырып, Динә апа Казан дәүләт университетының журналистика һәм социология факультетына укырга керә. Биредә белем алганда ук эшли башлый, һәм бүгенгесе көндә ул - «Шәһри Казан» газетасының журналисты. Менә бит, «Тырышкан табар ташка кадак кагар» дип юкка гына әйтмиләр. Динә апа нәкъ шундыйлардан, тырышып белем алган, үзе теләгән уку йортына кергән һәм хәзер яраткан эшендә хезмәт итә. Ә безгә сокланып карыйсы гына кала инде.

Һаман апалар турында гына сөйләп булмый бит инде. Шуңа күрә сезне менә дигән бер абый белән таныштырырга телим. Әхәтов Алмаз Азат улына «йолдыз»лы исем 2011 елны тапшырыла. Бик тырыш, җитез һәм тиз чаңгычы була ул. Кечкенәдән үк спортның әлеге төрен яратып үсә, район һәм республика күләмендә оештырылган ярышларда актив катнашып кына калмый, күп тапкырлар җиңү дә яулый Алмаз абый. Мәктәпне тәмамлагач, Казан аграр университетының авыл хуҗалыгы факультетына укырга керә. Ә бүгенгесе көндә Арчага кайтып, ГАИ хезмәткәре булып эшли.

Шулай ук, Наласа авылында туып үскән, 2011 елда районыбызның «йолдызы» дип табылган Исмәгыйлева Римма Рафил кызы турында да әйтеп китәсем килә. Римма апаның әлеге аллеяда исеме күп тапкырлар хокук фәне буенча республикакүләм олимпиадада җиңү яулавы,  рус теленнән призер булуы өчен куелган. Мәктәпне тәмамлагач, ул шулай ук Казанның финанс һәм экономика институны укырга керә. Ә бүгенгесе көндә Римма апа Казанда яшәп, Россиянең социаль фондында хезмәт куя. Үзен йолдыз дип санамый ул, ә минем өчен,  авылыбыз  өчен Римма апа зур бер йолдыз. Районыбызга әйләнеп кайтмаса да, үз юлын табып, рәхәтләнеп эшләп ятучы авылдашыбыз бит ул!

Шулай итеп язманың ахырына да җиттек бит, дуслар. Димәк, нәтиҗә ясарга кирәк. «Йолдыз» дип табылган укучылар районыбызга әйләнеп кайтканмы? Алар бүгенгесе көндә ни белән шөгыльләнәләр? Йолдыз булганмы алар? Әлеге сорауларга җавап табу язмамның максаты һәм бурычы иде.

Районыбызның йолдызлары дип табылган укучыларыбыз бүгенгесе көндә актив тормыш рәвеше алып баралар. Кайберләре Арчага әйләнеп кайтмасалар да, үз юлларын табып, шул өлкәдә зур уңышларга ирешкән кешеләр бит алар. Димәк, тормыш авырлыклары йолдызларыбызны җиңә алмаган, аларны тагын да көчле һәм түзем иткән. Ә без әлеге шәхесләр белән горурланабыз, аларга карап сокланабыз! 

Әнвәр Мөхетдинов, Арча, Наласа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев