Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Инглиз телендә сөйләшәбез һәм җырлыйбыз

«Инглиз телендә сөйләшәбез һәм җырлыйбыз» фестивалендә 3 нче урынга лаек булдык» дип яза Әминова Чулпан.

Безнең мәктәптә нибары 27 укучы бар. Күпләр: «Һи, бигрәк аз», — диләр. Әйе, моннан күп еллар элек 400 гә якын укучысы булган мәктәп өчен бу аз сан. Саныбыз аз булса да, мәктәп шаулап эшли. Нәкъ кырмыска оясы. Ниләр генә эшләмибез. Уку белән бергә бара торган олимпиада, конкурс, ярыш, театр куюлар дисенме... Катнашып кына калмыйбыз, күпчелек вакыт урыннар да алабыз. Булдырганга сөенеп йөрергә вакыт та калмый, яңаларына нигезләмә килә. 

Безнең класс — 7 нче класс. Укытучыларыбыз әйтмешли, мәктәпнең «тоткасы». Кайсыбызның көче нәрсәгә җитә, чамалыйбыз да эшне бүлешеп алабыз. Классыбызга инглиз теле укытучысы Рима апа килеп керде. Ашыкмый гына яңа төр фестиваль булуын җиткерде. Бу юлы барыбыз да катнашабыз дип укытучыбызны ышандырдык. Шулай итеп, әзерлек эшләрен башладык. Инглиз телендәге "The more we get together"(«Мы вместе») җыр текстын ятлап, музыка укытучысы Гөлчәчәк апа Солтанова ярдәме белән көен өйрәндек. Хәрәкәтләрен дә үзебез уйлап таптык. Актаныш район үзәгендә күп чаралар уздырыла торган «Балалар иҗат үзәге» йортында үзебезнең әзерлекне жюри әгъзалары алдында күрсәттек. Безнең көндәшләребез бик көчле. Җиңүгә бару көч таләп итте. «Инглиз телендә сөйләшәбез һәм җырлыйбыз» («Говорим и поем по-английски») фестиваленең «Группа белән җырлыйбыз» номинациясендә 3 нче урынга лаек булдык. 

Зур яшьтә булып та, безгә инглиз телен өйрәтүне бар нәрсәдән дә өстен куйган Рима апа Авзалованы сөендердек. Кайсы яклардан йомшак икәнебезне дә аңладык. Кимчелекне белү киләсе ярышлар да кирәк булыр. 

Бу сынаулар безне эзләнүгә этәрә. Һәр җиңү ахырында хезмәт куелуын аңлыйбыз. 

Әминова Чулпан, Актаныш районы Теләкәй мәктәбенең 7 нче класс укучысы.

Фотода 7 нче класс укучылары белән инглиз теле укытучысы Рима апа Авзалова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев