Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Җиңгәнемне белгәч, иң беренче әнигә шалтыраттым

Күптән түгел районыбызда «Мин Арча баласы» дигән зур чара узды.

Күптән түгел районыбызда «Мин Арча баласы» дигән зур чара узды. Аның кысаларында Медиафорум да булды. Бу форумда безнең Кәче мәктәбе укучылары да катнашты. Ачу тантанасы район мәдәният йортында узды. Һәр балага «Мин Арча баласы» дип язылган футболка, значок, блокнот һәм ручка бирделәр. Аннары түгәрәк өстәл башланды. Анда «Арча районы тарихын саклау буенча нинди эшчәнлек алып барыла? Ышанычлы мәгълүматны кайдан табарга? Һәр бала үзенең кечкенә ватанының тарихы турында нәрсә белергә тиеш?» — дигән сораулар каралды.

Моннан соң без Арча Укучылар сараена «күчтек». Актерлык осталыгы, видеороликлар өчен сценарийлар төзү, видеомонтаж, авыл тарихын өйрәнү һәм материаллар табу буенча мастер-классларда булдык. Мин актерлык осталыгы бүлегендә катнаштым. Без үзебезне төрле мультфильм геройлары итеп тасвирладык, импровизацияләр күрсәттек, актер нинди сыйфатларга хас булырга тиеш икәнен ачыкладык. Ике сәгатьлек мастер-класс бик кызыклы булды. 

Соңрак команда белән үзебез сайлаган тарихи объект буенча иҗади презентация әзерләдек. Без төрлебез төрле мастер-классларда булдык һәм алган белемнәребез белән уртаклаштык. Якты-Көн авылы тарихы турында сөйләргә булдык. Җирәбә буенча, без 4нче булып чыгыш ясарга тиеш идек.

Миңа бик тә җитди миссия йөкләнде: проектны яклау! Ничек дулкыланганны белсәгез... Ниһаять, чыгыш ясау вакыты килеп җитте. Жюри каршына чыгып баскач, куркуым качты да сыман. Дусларым, булдырдым бит мин, шәп сөйләдем. «Мин Арча баласы» проекты җитәкчесе Руслан Гыйниятуллин җинүчеләрне игьлан итә башлады. Шул мәктәп, шул мәктәп дип санап китте. Һәм соңыннан Кәче мәктәбе димәсенме... Еху! Урра! Мин бу мизгелләрне мәңге онытасы түгел. Каушаудан еларга да, көләргә дә белмәдем. Иң беренче булып әнигә шалтыраттым, аннары укытучыга. Күпме тырыштык бит без. 20 мәктәп арасыннан, нибары 10 мәктәп кенә җиңү яулый алды. Җиңүчеләрне дипломнар, сертификатлар белән бүләкләделәр. Мин бик шат. Командабыз шәп безнең!

Зәринә Гыйльметдинова, Арча районы, Кәче мәктәбе, 9нчы сыйныф.


Ралина Хәбибуллина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев