Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Иң мөлаем китапханәчеләрне күрәсегез килсә — Балтач районына рәхим итегез

Балаларга иҗат итәргә, китап укырга илһам бирүче төп кешеләр алар безнең өчен.

Өйгә кайткан саен бик яратып, сөенеп бара торган урыным бар минем. Бал сылап, коймак белән көтеп торганнар шикелле, атлыгам да атлыгам... Нәрсә ничек булмаса да, Балтачка кергән саен китапханәгә барам мин. Анда керсәм, җаным тынычланып, кәефем күтәрелеп китә. 

Ни өчен диярсезме? Ә сез тыңлап карагыз! 

Килешәсездер, бар бит шундый кешеләр: алар белән аралашу йөрәккә май булып ята, шулкадәр дә сөйкемле, шулкадәр дә мөлаем, игелекле, ярдәмгә атлыгып торган, саф күңелле. Аларны бер күргәч көне буе авызыңны ерып йөрисең. 
Менә шундый безнең Балтач китапханәчеләре! 

Көнләшәсе генә түгел, яме. Һәм, иптәшләр, укыганда күз тимәсен дип укый күрегез! 

"Аны күрсәң — гүя кояш
Җиһаннарны яктырта, 
Наилә апа елмайса
Җанда гүзәл таң ата. "

Һәрбер китап укучыны җылы елмаеп, татлы сүз белән каршылаучы Наилә апага шулкадәр дә сокланам мин. 


Ничек шулкадәр дә мөлаем, сөйкемле булып буладыр ул! 
Аның белән сөйләшүе генә ни тора... 

Наилә апаның киңәшләренә колак салсаң, бу тормышта югалып калмассың, билләһи менә. 
Китап яратучыларны илһамландырып, киләчәктә дә иҗат итеп торырга көч өстәп тора ул һәрвакытта да. 

Оста гына корылган, төрледән-төрле китаплар белән тулы бүлмәгә керү белән, Наилә апаны күреп, елмаеп җибәрәм.

Ул да җавапка елмая. Дөньялар гүя яктырып киткәндәй була, ә күңелгә шулкадәр дә рәхәт. 
Укучыларга кызыклы чаралар оештырган өчен, армый-талмый эшләгәне өчен, шулкадәр мөлаем, игелекле, гүзәл китапханәчесе булуы белән бәхетле төбәгебез. 

Элек Наилә апа Казан шәһәренең үзәк китапханәсендә эшләгән, ә хәзер  шундый җылы һәм сөйкемле кояш буларак безнең Балтачыбызны җылыта. 

"Китапханәгә килсәм гел, 
Җанга шулкадәр рәхәт
Илсөяр апа булганга
Балтачыма мең рәхмәт! "

Якты, җылы елмаючы, һәрвакытта да мөлаем йөз белән каршы алучы Илсөяр апаны күрүгә, җанга шулкадәр рәхәт булып китә. 


Аның белән озаклап сөйләшү өчен генә дә китапханәгә гел гел килер идем мин. 
Туган телдә камил сөйләшүче, искиткеч моңлы, гүзәл, күңелләрне тетрәндерерлек шигырьләр язучы сөйкемле, матур китапханәче апабыз ул безнең. 

Китапханәне тик яктыртып, китапларны барлап, биик матур чаралар уздырып Илсөяр апа Балтачыбызга килергә тагын бер сәбәп. 

Ул шулкадәр мөлаем, аралашучан, җылы, рәхәт кеше, бер ук, күзләр генә тия күрмәсен!

Бу язмамны Балтачка кайтып, китапханәче апаларым белән аралашып, рәхәтләнеп сөйләшкәч язарга булдым. Әйе, күперткәндер бу димәгез, чыннан да шулай. Шулкадәр дә мөлаем, аралашучан, якты, җылы кешеләр алар. 

Әлбәттә, китапханәбез мөдире Резеда апага һәм башка барлык китапханәче апаларыбызга да рәхмәтем чиксез зур. 

Балаларга иҗат итәргә, китап укырга илһам бирүче төп кешеләр алар безнең өчен.

Рәйсә Абдуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев