Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Иң яшь журналист

Казандагы Адымнар мәктәбендә укучы хәбәрчебез Фәридә Гатина бик яхшы яңалык җиткерде.

Шушы көннәрдә Казандагы Адымнар мәктәбендә укучы хәбәрчебез Фәридә Гатина бик яхшы яңалык җиткерде әле. 

— Без гаиләбез белән «Татмедиа» уздырган фотопроектта катнаштык. Анда күп гаиләләр катнашты, без дә шунда фотога төштек, журналистлар гаиләсе буларак. Матбугат көне уңаеннан «Казан» Гаилә үзәгендә очрашуга чакырдылар. Безгә һәм Кыямовлар гаиләсенә рәхмәт хатлары тапшырдылар. Без бик сөендек! Бу очрашуда мин иң яшь журналист булдым, — диде ул. 

Лероновлар — журналистлар династиясе. Документта Ләбиб Леронга, аның кызлары Айсылу һәм Ләйләгә, оныгы Фәридәгә һөнәри һәм гаилә кыйммәтләрен саклаганнары Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүгә зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерелә. Котлыйбыз!


Алар күп шул, күмәк шул!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев