Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Ильяс Фазлыев: «Яңа елны бергә җыелу өчен көтеп алабыз»

Иптәшләремә дә теләкләрем бар — беркайчан да авырмагыз, әти-әниләрегезне тыңлагыз.

Яңа елны, гадәттәгечә, гаиләбез белән матур итеп каршы алырбыз дип планлаштырдык. Әти-әниебезнең эше күп булу сәбәпле һәм абыемның гел конкурсларда йөрүе аркасында, без бәйрәмнәрне күбрәк бергә җыелу өчен көтеп алабыз.

Чыршыбыз да әллә кайчан бизәлгән, бүләкләребез дә әзер инде.

Бүләкләр дигәннәр, бу елны мин Кыш Бабайдан колакчыннар, айпад һәм каникулларда гаиләм белән күңелле яллар сорадым. Ә киләсе елга минем планнарым гади — яхшы укырга, гаиләм белән күбрәк вакыт үткәрергә һәм дусларым белән күрешергә. Иптәшләремә дә теләкләрем бар — беркайчан да авырмагыз, әти-әниләрегезне тыңлагыз. 

Ильяс Фазлыев, Казан шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев