Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

«Илһам» бәйгесе илһамландырды

Әлеге бәйге минем киләчәк иҗатыма шактый этәргеч бирде. Чыннан да, «Илһам» бәйгесе мине илһамландырды.

Зур шатлыгым белән уртаклашасым килә. 24нче апрель көнне Казанда "Илһам" бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең бүләкләү тантанасы узды, һәм мин 1 урынга лаек булдым.

Бәйге 2 турдан торды. Беренче тур - әсәрне җибәрү. Татарстан Республикасы һәм Россия субъектларыннан барлыгы 600 мәктәп укучысы үз эшләре белән катнашты.

Икенче турда жюри әгъзалары 300 эшне сайлап, яшь язучыларны зона этабына чакырды. Зона этабы Татарстанның 5 шәһәрендә үтте. Анда үзебезнең әсәрләребезне күренекле әдипләргә укыдык, алар безгә иҗатыбызга бәйле сораулар бирде. Язучылар белән күзгә-күз карап аралашу, аларның тәнкыйтен тыңлау – үзе бер саллы тәҗрибә.

300 кешедән 44ен генә КФУга бүләкләү тантанасына чакырдылар. Шуларның исемлегенә мин дә бар идем.

Бүләкләүгә кадәр проза буенча остаханә оештырылды. КФУның укытучылары безгә әсәрләр язуның нечкәлекләрен бәян итте. Укытучыларның җанланып сөйләүләренә сокландым. Университет үзенең җитдилеге, үзенчәлекле мохите белән күңелемә ятты.

Бүләкләү тантанасына кадәр кызыклы һәм мавыктыргыч чыгышлыр карадык. Биюләр, җырлар, музыкаль коралларда уйнау - барысы да искитмәле матур узды. Җиңүчеләрне игълан иткәндә, үз чиратымны көтеп, мин рәхәт дулкынлану хисен кичердем. 1 урынны алгач, шатлыгымның чиге юк иде, көне буе елмаеп кына йөрисе килә иде…

Әлеге бәйге минем киләчәк иҗатыма шактый этәргеч бирде. Чыннан да, "Илһам" бәйгесе мине илһамландырды.

Гайнетдинов Айзат, Яр Чаллы шәһәре, 2 гимназия укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев