Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

“Илһам” Бөтенроссия конкурсында үз максатыма ирештем

Мин кечкенәдән үк үз туган телемдә китаплар укырга, шигырьләр ятларга  бик ярата идем.

Мәктәпкә укырга кергәч, ничектер үзеннән-үзе әкиятләр, шигырьләр иҗат итә башладым. Дәрестә язган иншаларымны да укытучыларым югары бәяли иде.
Киләчәктә бу сәләтем миңа татар теленнән олимпиадаларда югары балл җыеп, җиңүче булырга ярдәм иттеләр. Ә менә бүген мин “Илһам” Бөтенроссия конкурсында 1 дәрәҗәле диплом белән бүләкләнеп, Казан шәһәрендә уздырылган хөрмәтләү тантанасында басып торам. Әйе, әлеге бәйгедә мин өч ел рәттән катнашам. Менә, ниһаять мин үз максатыма ирештем. Укытучым Чулпан Рәмзил кызының, әти-әниемнең ышанычын акладым.
Хөрмәтле язучыларыбыз минем иҗатымны югары бәяләп, минем иңнәремә канат куйдылар.    
Киләсе елларда мин үземне журналистика номинациясендә дә сынап карар идем.
Бүләкләү тантанасы концерт, җыр-биюләр белән башланып китте. Чыгыш ясаган балалар һәм апа- абыйлар бу тантанага тагын да күбрәк бәйрәм төсе кертте.
Татарстан язучылар берлеге, Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы бу конкурсны инде күптәннән, 2014 елдан бирле оештырып килә икән. Аларга да зур рәхмәтемне белдерәм һәм алда да шундый дәрәҗәле бәйгеләр оештыруына ышанып калам.
Быел катнашып урыннар алган һәркемне җиңүләре белән котлыйм һәм алда катнашучыларга уңышлар телим.
Шакирова Лиана Илһам кызы, 7а сыйныф укучысы, Актаныш районы "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев