Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Икмәктән зур нәрсә юк!

Түбән Кама шәһәренең 2нче гимназиясе укучылары өчен икмәккә багышланган чара узды.

Икмәк — кеше тормышының туклык, иминлек һәм муллык билгесе. Икмәктән башка без тормышыбызны күз алдына да китерә алмыйбыз. Ул һәркемең яшәү чыганагы, аның кыйммәтен бернәрсә белән дә үлчәп булмый.

Җир йөзендә күпереп пешкән икмәктән дә тәмлерәк тагын нинди ризык бар икән! Ә бит икмәк безнең табынга килгәнче күпме хезмәт куела, тир түгелә. Менә шуның өчен дә бик кадерле һәм изге ул.

Түбән Кама шәһәренең 2нче гимназия укучылары өчен икмәккә багышланган чара узды. Китапханәче икмәкнең иң борынгы, табигатьнең гаҗәеп бер могҗизалы ризыгы булуы турында сөйләде, сугыш елларында, Ленинград блокадасында кешеләргә күпме генә ипи бирелүе турында искәртеп үтте.

Тормыш нигезе — икмәккә багышланган әлеге чарадан балалар бик күп кызыклы мәгълүмат алдылар, аларда икмәкнең кыйммәте турында күзаллау формалашты, аны кадерләргә, валчыгын да әрәм итмәскә кирәклегенә тагын бер кат инандылар. Икмәкнең борынгы заманнарда ничек үстерелүе һәм хәзер ничек үстерелүе турында белемнәр баетылды; икмәк — күп кешеләрнең зур хезмәте нәтиҗәсе булып тора.

Түбән Кама шәһәренең 7нче балалар китапханәсе хезмәткәре Валеева Резедә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев