Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Икесе дә якын

Бу күлмәкне дә бераз кыскартсаң, әни бик шатланыр иде. Кулыма кайчы алып, эшкә тотындым.

Кечкенә чакта ук киләчәгемне иҗат белән бәйлисемне белгән идем инде мин. Өйдә ялгыз гына калгач, төрле төстәге карандашлар, буяулар алып, стеналарга, ишекләргә рәсем ясап бетерә идем. Ләкин әнием мине моның өчен никтер мактамый, почмакка бастыра иде.Ә мин аның саен бу «эшемне» дәвам иттерә идем.

5 яшемдә үземә яңа һөнәр таптым: модельер булырга җыендым. Телевизорда күрсәткән матур-матур күлмәкләргә кызыгып, үзем шуларны тегәргә өйрәнермен дип ышандым. Әни артыннан койрык булып йөреп, тегәргә өйрәтергә сорадым, тик ул миңа: «соңрак, кызым» — дигәли иде.

Әнием оста тегүче, бөтен авыл халкына мендәр, юрган тышлары, күлмәк, итәкләр, тагын әллә нәрсәләр тегә. Ләкин, артык түземсез булып, мин бер генә мизгел дә көтә алмаганмындыр. Шулай беркөнне өйдә үзем генә калгач, тулысынча «иҗатка» чумарга булдым: шкафтагы бөтен киемне бушаттым.

Башта кара итәк алдым, аннан соң бик озын пәлтә киеп карадым. Күзем әнинең яраткан күлмәгенә төште. Әни бу чәчәкле, зәңгәр озын итәкле күлмәкне бик кадерләп, яратып кия иде. Аны да киеп карадым. «Итәге озынрак шул!» — дип уйлап куйдым. Телевизорда быел кыска күлмәкләр модага кергән дип сөйләнделәр. Бу күлмәкне дә бераз кыскартсаң, әни бик шатланыр иде. Кулыма кайчы алып, эшкә тотындым. Башта итәкне кыскарттым, аннары җиңнәрен дә кисеп аттым. Кызыл буяу алып, чәчәкләр өстәдем. Бигрәк матур килеп чыкты күлмәк, әни бик шатланыр инде! 

Шулвакыт әни дә кайтып керде. Үзенең яраткан күлмәген күргәч, күпмедер вакытка сүзсез калды. Белмим, сәбәбе ни булгандыр, тик тиешле мактау урынына әрләде дә әрләде мине.

Хәзер инде, модельер булырга теләмәсәм дә, иҗатны ташламаска уйлыйм: тормышымны рәсем белән бәйләргә җыенам. Бәлки, балачак хыялым чынга ашар да, бу тәҗрибәгә таянып, киләчәктә бөек модельер булырмын. Рәссам белән модельерның юллары бер юнәлештә дип уйлыйм.

Вәлиәхмәтова Дилбәр — Күгәрчен мәктәбенең 10 сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев