Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Икенче сменадан куркып калдым

Мин быел, инде икенче ел рәттән, икенче сменада укыйм.

Мин быел, инде икенче ел рәттән, икенче сменада укыйм. Баштарак куркып калган идем, мәктәптән тыш вакыт калырмы, өй эшләремне кайчан әзерләрмен кебек сораулар борчыды. Ә инде укый башлагач, төштән соң укуы бигрәк җайлы икән дигән фикергә килдем.

Йокым туйгач кына уянам да мәктәпкә әзерләнә башлыйм. Иртәнге якта дәрес хәзерләү җиңелрәк тә икән әле. Вакытны дөрес бүлгәнгә күрә, укудан соң да бик күп эшкә өлгерәм.

Дөрес, мин мәктәптән кайтканда энеләрем мине көтеп арган була инде, тик без барыбер дә уйнарга да, дәресләр хәзерләргә дә вакыт табабыз. 
Камилә Низамова, Казан шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев