Икебез дә бер көндә
Без Гүзәл апаем белән шундый охшаш, хәтта туган көннәребез дә бер үк көнне - 21 ноябрьдә.
Минем исемем Аделина, мәктәптә 2нче сыйныфта укыйм. Минем Гүзәл исемле яраткан апаем бар. Аңа 9 ай гына, ул әле бик кечкенә. Алар безгә ял көннәрендә Чаллыдан кунакка кайталар. Мин көн буе апаемны карыйм, ашатам, без аның белән уйныйбыз. Без Гүзәл апаем белән шундый охшаш, хәтта туган көннәребез дә бер үк көнне - 21 ноябрьдә. Менә тиздән аңа 1 яшь, ә миңа 9 яшь тулачак. Туган көннәребезне бергәләп Чаллыда уздырачакбыз. Мин апаема туган көненә озын чәчле курчак бүләк итәчәкмен.
Аделина Макарова, Актаныш районы, Пучы Балалар иҗат үзәге, «Яшь хәбәрче» түгәрәге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев