Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Игелекле Сабантуй

Ничектер ачыш та булды минем өчен Сабантуй...

Һәр кеше үз эченә бикләнергә тырышкан заманда яшибез. Ләкин күңелләр битарафлыкка бераз күнеккән кебек тоелса да, арабызда ярдәмгә мохтаҗ кешеләрнең күңелләрен күтәрергә теләк белдерүчеләр бар икән әле.

Шушы көннәрдә миңа Түбән Камада сәламәтлеге чикләнгән шәһәрдәшләребез өчен оештырылган Сабантуй бәйрәмендә булырга туры килде. Эксклюзив бәйрәм Габдулла Тукай исемендәге паркта — Түбән Каманың иң серле, матур урынында узды.

Сабантуйны беләсез инде — аның һәркемгә ошарлык бик күп традицион ярышлары, уеннары бар. Болардан тыш Түбән Кама Сабантуенда мастер-класслар, ярминкәләр дә оештырылды. Чараларда балалар да, өлкәннәр дә актив катнашты. 

Бәйрәмне Түбән Кама шәһәре хакиме Рамил абый Муллин ачты. Ул безне бәйрәм белән котлап, катнашучыларга яхшы кәеф, матур яллар теләде.

Чыгыш ясаучылар арасында Сабантуй үткәрү инициаторлары булган «Рубаха» арт-кластеры һәм «Сөенеч» курчак театры вәкилләре дә бар иде. Ә мин Сабантуйда алып баручы буларак катнаштым.

Ничектер ачыш та булды минем өчен Сабантуй — физик мөмкинлекләре чикле балаларның бездән берни белән дә аерылмавын күрдем чөнки. Алар да дәртле, шат күңелле. Йөзләрендәге ихлас елмаюны күрсәгез сез! Аларның сөенгәнен күрү минем өчен дә зур сөенеч булды!
Азалия Кәримова, Түбән Кама шәһәре, «Адымнар» мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев