Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Игелекле эшнең иртәсе-киче юк

Бүгенге көндә эшләп килүче үзебезнең “Бердәмлектә – көч!” тимурчылар отрядының никадәр зур хезмәт икәнен ассызыклап үтәсем килә.

Безнең гимназиябез дә бу матур, игелекле эшләрдә күркәм катнаша. Шушы аралыкта гына “Инвалидлар декадасы” шәһәркүләм акциясе кысаларында “Сезгә игелек һәм шатлык бүләк итәбез” дигән хәйрия акциясе оештырылды. Бу акциядә гимназиянең  2В сыйныфы укучылары бик теләп катнаштылар. Оештырылган “Игелек ярминкәсендә” үзләренең кул эшләнмәләре белән уртаклашып, ярминкәдән кергән хәйрия өлеше мөмкинлекләре чикле балаларга тотылды. Яшь тимурчы отряды белән мөмкинлекләре чикле балалар янына барып, шигырьле-җырлы җылы очрашу булып узды. Игелек кылу, башкаларга ярдәм итә алу үзе зур бәхет. Гимназиялеләр моны кечкенәдән күреп, белеп үсәләр!

Резеда Солтанова, Чаллы шәһәре, Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия, тимурчылар отряды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев