Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Игелек җирдә ятмый

Безнең укучылар каникул вакытында, мәктәпкә төшеп, махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга окоп шәмнәре ясаганнар!

Яңа ел бәйрәмнәре, диеп тормый безнекеләр. Каникул вакытында, мәктәпкә төшеп, махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга окоп шәмнәре ясаганнар! Бу хакта 7нче сыйныф укучысы Райнур Әхмәтшин сөйләде. 

— Беркөнне тарих һәм җәмгыять белеменнән укытучыбыз Наилә Мансур кызы безне мәктәпкә җыйды. Наилә апабыз ярдәмендә менә дигән кирәк-яраклар әзерләдек. Ике төрле шәм ясадык. Аның берсе — сүнми торган окоп шырпысы, икенчесе — окоп шәме. Үзебез дә яңа һөнәргә өйрәндек, махсус хәрби операциядәге ир-егетләребезгә дә булыштык, — диде ул куанып.

Рәхмәт сезгә! Бүгенге көн өчен бик саваплы эш башкаргансыз. Алга таба да махсус хәрби операциядәге якташларыбызны онытмыйча, аларга һәрдаим хатлар язып, булышып торсак иде. Игелек җирдә ятмый.

Азалия Мифтахова, Саба районы, Эзмә урта мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев