Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Җиңүгә беренче адымнар

Халыкта “Кеше үз гомерендә агач утыртып калдырырга тиеш” дигән ышану яши. Республикакүләм “Җиңү адымнары” проекты кысаларында без агач утырту белән генә чикләнмәдек.

Матур эшләргә, яңа ачышларга, яңа танышуларга бай булды бәйге. Һәр адымны үз башыбыз аша уздырып барсак та, логик “тәмам”га килеп җиткәнебезне сизми  калдык. Атна саен килеп барган биремнәрне дә сыйфатлы итеп, югары дәрәҗәдә үтәп барырга тырыштык. Яңа белемнәр тупладык, “SkillCap” приложениесендә, онлайн дәресләр алу ошады, безнең өчен яңа формат. Төрле акцияләрдә катнашканыбызны да әйтү зарур. Алар шактый күп иде. 9 нчы май көне алдыннан уздырылган “Георгий лентасы”, “Җиңү тәрәзәләре” акциясе, сугышта үлеп калган солдатларга багышланган “Хәтер бакчасы”, “Сугыш елы җырлары”, тагын “Безнең гаилә ядкаре”, “Җиңү рекорды” акциясендә дә актив катнаштык. Элек бездә волонтёрлар турында гомуми күзаллау гына туган булса, хәзер үзебез дә бу исемне йөртүчеләр сафына керәбез. Бу – зур горурлык! Команда белән эшләү нәтиҗәсендә вакытны да күңелле үткәрдек, авырлыкларны да бергә үттек. Мөмкинлекләр дөньясына ишек ачкан “Җиңү адымнары”на рәхмәт!

Азалия Сабитова, Арча районы, Шушмабаш мәктәбе, 8нче сыйныф

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев