Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Язучылар белән фикер алыштык

Гали Акыш исемендәге 84нче лицейда язучылар белән очрашу узды. Бу очрашу турында безгә Язилә Гәрәева хәбәр итте.

Бүген безнең Гали Акыш исемендәге 84нче лицейда язучылар белән очрашу узды. Безгә Марс Яһудин, Айгөл Әхмәтгалиева, Рәкит Аллабирде һәм Рүзәл Мөхәммәтшин килде. Без аларны чәкчәкләр белән хөрмәтләп каршы алдык, чәйләр эчерттек. Аннары актлар залында кичә башланып китте. Язучылар үзләренең тормышлары, ничек итеп иҗатка килүләре турында, беренче китаплары турында сөйләделәр. Мин аларның һәрберсен шундый кызыксыну белән тыңлап утырдым. Миңа чынлап та бик кызык булды.

Аннан соң очрашу китапханәдә дәвам итте. Биредә язучылар һәм өлкән сыйныфлардан 20ләп укучы җыелды. Шулай ук мәктәбебезнең директоры Фирдәүсә Фәнәвисовна, укытучыбыз Гүзәл Камиловна, китапханәче апа да бар иде. Без бер-беребезгә сораулар бирдек, актуль проблемалар турында сәйләштек. Мәсәлән, балалар арасында китап уку хәзер модадамы? Балаларның яраткан китаплары нинди? Шул турыда фикерләштек.

Мин менә Рүзәл Мөхәммәтшинны бик белеп бетерми идем. Бу очрашуда мин аның үзе туында сөйләгәнен тыңладым, шигырьләрен ишеттем. Хәзер аның китапларын алып укыйсым килә башлады. Аның шигырь сөйләве, интонациясе, хәрәкәтләре гел күз алдымда тора.

Рәкит Аллабирде әгәр дә сез иҗат итсәез икән һәм китбыгызны чыгарасыгыз килсә, миңа шалтыратыгыз, ярдәм итәрмен диде. 

Барлык язучылар да лицейга үзләренең китапларын бүләк иттеләр. Бик рәхәт очрашу булды бу. Миңа бик ошады. Алга таба да очрашырга сүз куештык.

84 лицей-интернат, Язилә Гәрәева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев