Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Яз бәйрәме “Нәүрүз”не үткәрдек

Бу гүзәл, язгы бәйрәм көнендә кешеләр бер-берсенә кунакка йөриләр, бер-берсенә булган үпкәләрен оныталар, җырлыйлар, бииләр, рәхәтләнеп күңел ачалар.

18нчы март көнне Тукай районы Югары Байлар авылында “Нәүрүз”  бәйрәме  узды.

Нәүрүз – язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул. Нәүрүз сүзе яңа көн дигәнне аңлата. Нәүрүз бәйрәме – ул игелек, дуслык бәйрәме. Бу гүзәл, язгы бәйрәм көнендә кешеләр бер-берсенә кунакка йөриләр, бер-берсенә булган үпкәләрен оныталар, җырлыйлар, бииләр, рәхәтләнеп күңел ачалар. Бәйрәмне оештыручылар: клуб мөдире Әлфия апа, китапханә мөдире Гөлсинә апа, тәмле итеп уха пешерделәр. Бәйрәмне Гөлсинә апа алып барды. Бу бәйрәмнең хуҗасы — Нәүрүзбикә.  Ул рольне Альбина апа башкарды. Кыш бабай – Фәрит абый. Бәйрәмдә халык уеннары уйнадык, ярышларда катнаштык, биедек , шигыръләр сөйләдек, бүләкләр алдык.

Мондый чараларны үткәрү – халыкны милли мәдәнияткә һәм гореф-гадәтләргә җәлеп итү, аларның активлыгын арттыру һәм тормыш тонусын күтәрү өчен бик мөһим, – дип билгеләп үтте бәйрәмне алып баручы Гөлсинә апа.   Бәйрәм ухасы, кайнар коймак белән самоварда кайнап торган  чәй эчтек. Бәйрәм кызыклы һәм күңелле узды,  бик күп уңай эмоцияләр алдык.

Бу бәйрәмне  оештыручыларга  рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә.

Югары Байлар авылы, Садриева Ралина, 4нче сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев