Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Яхшы эшләр формуласы

Тукай районы Иштирәк авылы мәдәният йортында «Башмакчык» мендәрчекләр театры проектына нәтиҗә ясалды.

13нче сентябрь көнне «СИБУР Холдинг» акционерлык җәмгыяте җитәкләгән «Яхшы эшләр формуласы» грант конкурсында җиңгән Тукай районы Иштирәк авылы мәдәният йортында «Башмакчык» мендәрчекләр театры (Театр на подушках «Башмачок») проектына нәтиҗә ясау чарасы үткәрелде.

Проектның җитәкчесе – мәдәният йортының режиссеры Һадеева Гүзәл Фәһим кызы. Ул көнне «Әкиятнең сихри тавышы», «Без профессияле уйныйбыз», «Шаян дөнья», «Самовар янында» кебек чараларда катнашкан балалар тагын ниндидер могҗиза көткән кебек мәдәният йортына агылдылар.

Ишек төбеннән үк аларны әкият геройлары каршы алып күңелләрен күтәреп түргә чакырды. Кечкенә кунакларыбызның өметләре бушка булмады. Балалар иҗатыннан оешкан рәсем күргәзмәсе, фотосурәтләр почмагы, мавыктыргыч мастер-класслар өстәле, истәлеккә төшә торган фотозона һәм инде иң җәлеп иткәне – үзәктә, йомшак келәмдә басып торучы курчак театры сәхәнәсе иде.

Проектны чынга ашыру дәверендә алынган урындыкларга утырып (бар алынган әйбер дә тамашачы күз алдында иде) балалар, алардан да бигрәк сокланып утыручы җитәкчеләр, укытучылар Гүзәл апалары әзерләгән әкият дөньясына кереп киттеләр. Сәхнә түрендә чын театр уйналды: алгы планда балалар чыгыш ясады, курчаклар да «үз сәхнәләрендә» эшсез калмады.

Балаларнын һәрберсенә баллы приз бирелде. Үзләренең күңел капчыкларына кызыклы, ә иң мөһиме файдалы белем алып, балалар өйләренә таралышты. Сабый чакта күңел түренә салып куелган бу «орлыклар» аларга матурлыкны аңлый белүче, мәрхәмәтле балалар булып үсәргә булышыр дип уйлыйм. 

Гүзәл апаларының зур ярдәмчеләре – мәдәният йотрында 2013 елдан бирле эшләп килүче «Тамчы» үрнәк балалар театр коллективы балалары. Шулай ук мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты, китапханә белән дә бергәләп эшләү яхшы нәтиҗәләргә китерде. Проектны чынга ашырырга ярдәм иткән Сибур компаниясенә чын кунелдән рәхмәт әйтәсе килә. Безнең хыяллар күп әле! Отышлы проектларны шушындый шәп компанияләр белән бергә тормышка ашырырга язсын!

Мәдәният йорты директоры Гөлсинә Шәйхнур кызы Иванова.
Фотолар шәхси архивтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев