Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Яшүсмерләр белән бер дулкында булыйк!

Түбән Каманың 7 нче балалар китапханәсендә стимпанк стилендә рәсем ясау буенча мастер-класс үтте.

Пар двигателе, Виктория чоры күлмәкләре һәм фәнни фантастика ничек кушылырга мөмкин? Чынлыкта бик матур бердәмлек килеп чыга һәм ул стимпанк стиле.

Стимпанк — бик популяр стиль һәм жанр. Бу стильне массакүләм мәдәниятнең төрле өлкәләрендә табарга мөмкин, ул да булса әдәбияттә, музыкада, киемдә һәм башкаларда. Бу стиль белән кызыксынып, аны бар яклап өйрәнеп,без –китапханәчеләр аны китап укучыларыбызга тәкъдим итәргә булдык. 

«Пушкин картасы» программасы кысаларында безнең китапханәдә стимпанк стилендә рәсем ясау буенча мастер-класс үтте. Яңа стильне үзләштерергә шәһәребезнең күп профильле көллиятендә укучы яшүсмерләр килде. Катнашучылар бу стиль турында кызыклы мәгълүматләр белеп, үз куллары белән рәсем ясадылар.

Үз эшләре өчен материалларны алар үзләре сайлап алдылар. Барлык рәсемнәрдә бик үзенчәлекле килеп чыкты. Иҗат процессы яшьләргә бик күп яңа белем һәм уңай эмоцияләр китерде.Ә без, яңа идеялар эзләп, яшүсмерләрне иҗатка рухландырып, бу юнәлештә эшләвебезне дәвам итәчәкбез!

Әхмәтҗанова Ләйсән Фәрит кызы, Түбән Каманың 7 нче балалар китапханәсе хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев