Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

“Яшә, чишмә” дигән авыл бәйрәмендә катнаштык

Күптән түгел Балык Бистәсе районы Түбән Тегермәнлек авылында “Яшә, чишмә” дигән авыл бәйрәме булып узды.

Күптән түгел без гаилә белән әниемнең туган авылы Түбән Тегермәнлеккә кунакка бардык. Бу көнне анда “Яшә, чишмә” дигән  авыл бәйрәме булды. Әбиемнәрнең өе чишмәдән ерак түгел, шуңа күрә безгә ерак барасы булмады.  Бабай да әкренләп бәйрәм карарга чыкты.

Бәйрәмгә авылдашлар, туганнар, күршеләр, классташлар, кунаклар җыелган иде. Менә бәйрәм башланды. Кемдер җырлый, кемдер бии иде. Уен-көлке, җыр-бию бер генә минутка да тукталып тормады. Мин белмәгән уеннар: “Гөлбану”, “Капкалы” уйналды.

Бәйрәмне оештыруда башлап йөрүче Фәнис абый якташ шагыйрәбез Рәсимә апа Гарифуллинаны биергә  чакырып алды.  Рәсимә апа биегәннән соң  җырлап та җибәргәч, мин соклануымны яшерә алмадым, беренчеләрдән булып кул чаптым. Ул әле безгә яңа язган шигырьләрен дә укыды. Аннары безнең авыл кешеләре чыгыш ясады.

Күңелле бәйрәмнән соң без өйләргә таралдык. Без дә әбиләргә кайттык, ашап-эчеп, ял итеп утырганда, кинәт безгә кемдер килеп керде. “Апай, нихәл”- диюгә, мин аның шагыйрә Рәсимә апа икәнен  таныдым. 

Рәсимә апа безгә туган да икән әле, ул әби белән күрешергә кергән булган. Әбием пешергән май кабартмасын тәмләп ашагач, күчтәнәчкә дә алып китте. Безнең белән сөйләшеп тә алды.

Минем өчен бу шагыйрә белән икенче тапкыр очрашу иде. Мин Рәсимә Гарифуллинаны районыбызда “Гаффар дәвамчылары’’кичәсендә күргән идем. Ә монысы тагын да үзенчәлекле очрашу булды. Мин аның туганы булуым белән чын күңелдән горурланам.

Гарипова Рамилә – Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең  6 нчы сыйныф укучысы.


Фото социаль челтәрдән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев