Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Яшь җырчылар көч сынашты

Казан шәһәре 18нче татар гимназиясендә шәһәркүләм «Казан сандугачы» балалар җыр бәйгесе узды.

6нчы февральдә Казан шәһәре 18нче татар гимназиясендә шәһәркүләм «Казан сандугачы» балалар җыр бәйгесе узды. 

Бәйрәмне Абдулла Алиш исемендәге шәһәр балалар иҗат сарае оештырды. Анда башкаланың җиде районыннан татар сәнгатен яратучы аерым башкаручы малайлар-кызлар, шулай ук төрле мәктәп-гимназияләр каршында эшләп килүче балалар вокаль ансамбльләре көч сынашты. 

Жюри — танылган җырчы-остазлар Миңгол абый Галиев, Римма апа Ибраһимова, «ШАЯН ТВ» балалар каналының музыка мөхәррире Наилә Закирова — яшь талантларның башкару осталыгын бәяләде. 

Бәйгедә 100 дән артык музыкаль номер күрсәтелде. Балалар барлык әсәрләрне дә милли киемнән, моңлы итеп башкардылар. Яшь артистлар балалар җырларын гына гына түгел, өлкәннәр өчен язылган әсәрләрне дә яратып башкара икән. Бәйге бик югары дәрәҗәдә узды. Казан шәһәренең 18нче гимназиясенә зур рәхмәтемне белдерәм.

Ильяс Гыйләҗетдин. Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев