Яшь арасы – 90 ел!
Аңа быел 98 яшь тулган. Ә безгә нибары 8 яшь. Әбекәй белән безнең ара күп тә түгел, аз да түгел, төгәл 90 ел.
Кичә Бөек Ватан сугышы ветераны Нурфика әбекәй Абдуллина белән очрашуга бардык. Нурфика әби районда исән калган бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны-хатын-кыз. Аңа быел 98 яшь тулган. Ә безгә нибары 8 яшь. Әбекәй белән безнең ара күп тә түгел, аз да түгел, төгәл 90 ел.
Нурфика әби бик матур итеп киенеп, кызы Дилбәр апа, улы Әхмир абый белән капка төбендә безне котеп алдылар. Нурфика әби безне якты йөзе, тәмле теле белән каршылады. Без аңа мәктәптә өйрәнгән шигырьләрне сөйләдек, җырларны җырладык.
Зәлинә Әхмәдуллин, Актаныш районы, Күҗәкә мәктәбе. Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев