Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Яраткан укытучым

Исәнмесез, минем яраткан газетам «Көмеш кыңгырау». Мин – Сабитов Ислам, Кайбыч районы Олы Кайбыч авылында яшим.

Исәнмесез, минем яраткан газетам "Көмеш кыңгырау". Мин – Сабитов Ислам, Кайбыч районы Олы Кайбыч авылында яшим. 5А сыйныфында укыйм. Безнең мәктәптә укытучылар бик күп. Алар бөтенесе дә бик әйбәт, үз һөнәрләрен белә һәм ярата. Мин бөтен укытучыларны хөрмәт итәм һәм безгә белем бирүләре өчен аларга зур рәхмәтле. Ләкин минем иң яраткан укытучым берәү генә. Ул – Бикмуллина Рәйсә Малик кызы. Ул безне җыр дәресеннән укыта. Җырның бөтен нечкәлекләрен аңлатып, җырларга өйрәтә. Рәйсә Маликовна мәктәптән тыш Кече Кайбыч авылының мәдәният йорты җитәкчесе булып та эшли. Ул үз эшен бик ярата.

Без яраткан укытучым белән төрле чараларда катнашабыз. Күптән түгел укытучылар көне уңаеннан ветеран укытучыларны котлап җыр җырладык. Тагын Олылар көне уңаеннан үзебезнең райондагы Картлар йортында булдык. Анда мәктәп балалары, укытучыбыз Рәйсә Маликовна белән чыгыш ясадык.

Рәйсә Маликовна көләч йөзе, ягымлы күз карашы һәм тыныч тавышы белән үзенә каратты. Мәктәптән тыш, районыбызда үткән барлык чараларда да катнаша Рәйсә Маликовна. Ул бик матур җырлый, баянда уйный. Минем җырларга яратканны белеп, ул мине дә җырларга өйрәтә. Рәйсә Маликовнаның барлык сыйфатлары да миңа ошый. Шуңа күрә ул минем яраткан укытучым. Ул миңа үзенең төпле киңәшләрен бирә, ярдәм итә. Без әле Рәйсә Маликовна белән дуслар да. Ул мәктәптә булмаса да, мин укытучым белән хәбәрләшеп торам. Без һәркөн аның белән язышабыз. Рәйсә Маликовна укытучы да, җырчы да. Ул шундый оста һөнәр иясе. Менә шуңа күрә мин укытучымны бик яратам һәм аңа ныклы сәламәтлек, авыр эшендә зурдан-зур уңышлар телим.

Сабитов Ислам, Кайбыч районы Олы Кайбыч авылы.

Фотолар шәхси архивтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев