Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Яраткан спорт төрем – көрәш

Миңа көрәш турында кем нәрсә генә әйтсә дә, мин аны ташламаячакмын...

Кызларны бик матур, сөйкемле, нәфис кенә дип уйлаучы кешеләр белән мин бер дә риза түгел. Кызлар үзләрен кеше каршысында алай ук көчле итеп күрсәтмәсә дә, алар турында көчсез дип бер дә уйларга ярамый. Мин бу хакта үзем аша беләм.

Минем яраткан спорт төрем ул - татарча көрәш һәм билбау көрәше. Ләкин миңа карап, алай әйтеп булмый. Мин кечкенә генә буйлы, кеше каршында оялчан, андый көрәшә торган кыз дип уйламассың да.

Мин әле бу спорт төре белән ел ярым гына шөгыльләнәм. Аңа карамастан, бик күп кенә шәһәрләрдә булдым, уңышларым да бар. Безнең авылдан көрәш түгәрәгенә кызлардан мин үзем генә, ләкин бу миңа комачауламый, чөнки мин бу спорт төрен яратам һәм күп кенә каршылыкларга әзер.

Көрәшкә мин үземнең куркуларымны җиңеп, сынауларга бирешмәслек характер булдырыр өчен килдем. Шулай ук бу спорт минем йөрәккә якын булганга йөрим.

Миннән күп кенә кеше:"Нинди спорт белән шөгыльләнәсең?" дип сорый.

Мин бу сорауга “көрәш” дип җавап биргәч, алар барысы да шаккаталар. Миңа көрәш турында кем нәрсә генә әйтсә дә, мин аны ташламаячакмын, чөнки мин үземне бу спортта күрәм. Көрәш миңа бик нык ошый.

Дилбәр Мифтахова – Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев